Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Бәхетсез гармунчы

Хатыны, балалары булып та 70 яшьтә ялгыз калган бабай кызганыч та, шушы хәлгә төшүгә үзе гаепле дә…

news_top_970_100

Кибеткә кергәч, Тәскирәнең күзе рюкзагына бер шешә хәмер салып маташкан бабайга төште. Шундый зур рюкзак, 70 яшьтән узган бабай да хәмер колы икән дип уйлап куйды ул. Көчкә атлап кибеткә йөри, якыннары юк микәнни дип кызганып кибет эченә узды балалы хатын.

Тәскирә кирәк-ярагын алып, касса янына килеп басканда бабай да шунда иде әле. «Кайтып җитә алсам ярар иде», — дип кабатлый үзе. Тәскирә бабайның компьютер каршында утыручыдан такси чакыртуын соравын аңлап алды. Кибетче бу өстәмә эштән бер дә канәгать түгел иде, пыр-пыр килеп чек кәгазенә машина номерын, төсен язып, бабайга тоттырды. Тәскирә кассада акча түли, үзе бабайны күзәтә. Кесә кырые шактый ертылган куртка кигән, киемнәре чиста, картлык баскан иңнәрендә авыр рюкзак, ике чаңгы таягы - аның иң якын ярдәмчеләре, исереккә дә охшамаган.

Бабай бик акрын хәрәкәт итә. Тәскирә ишекне ачып, бабайның чыкканын көтте.

Өйгә кайтып җитә алсам ярар иде. Кая килер икән инде ул такси?

Әйдәгез, мин сезне таксига утыртып җибәрәм.

И, ташлама әле, кызым. Мин шундый бәхетсез.

Хатыныгыз, балаларыгыз юкмы?

Бар. Кызым хатынны үзенә яшәргә алып киткәнгә 4 ел булды инде.

Бабай, аракы эчәсездер…

Бүген өченче көнемне эчәм инде.

Хатыныгызның да гомер иткән йортыннан чыгып китәсе килмәгәндер. Ул гомере буе сез эчкәнгә түзгән инде. Картайгач кемгә дә тынычлык кирәк.

Такси юк бит инде, хәзер кибетчедән кайда туктаган дип сорар идем. Ләкин мин бу баскычтан кире менә дә алмыйм.

Борчылмагыз, такси кибет янында туктый инде ул.

Син мине таныйсыздыр да, кызым. Мин танылган гармунчы Фәлән Фәләнов бит…

Бабай, ник кибеткә монда кадәр килдегез соң?

Банкка килдем. Бу такси кая килеп туктар инде, кайтып җитә алырмын микән инде?

Хәзер килеп җитәр такси. Бабай, бу яшьтә алай эчмәгез инде.

Шулай дисеңме, кызым?

Олы, ялгыз кешегә күпме кирәк… Үлеп китәрсез махмырдан.

Үлеп тә китәрсең шул…

Әнә такси килеп туктаган. Сез акрын гына килә торыгыз. Мин таксистка сез монда дип әйтә торам.

Тәскирә такси машинасының ишеген ачып, бабай утырачагын әйтте. Таксист - яшь егет, бабайның көчкә ике таякка таянып, бик акрын атлап килгәнен күреп алды.

«Әйдәгез, мин якынрак киләм», — диде дә егет, машинасы белән җәяүлеләр юлына менде. Таксист егет бабай янына туктады да, машинадан төште. Ул бабайның рюкзагын һәм таякларын салмакчы булып багажнигын ачты. Әмма олы кешенең әйберләрен бирәсе килмәвен аңлап алды, бабайга алгы утыргычка утырырга ярдәм итте, рюкзагын аяк астына, таякларын да янына куйды. Бабай Тәскирәгә кат-кат рәхмәт әйтеп калды, ә ханым таксистка сокланды. Аңа да бит балалары белән таксида йөрергә туры килә, мондый игътибарлы егетләр бик сирәк очрый.

Игътибарга сусаган бабайның бәхет көне иде бүген, чит кешеләрдән булса да кайгырту тойды.

Хатыны, балалары булып та 70 яшьтә ялгыз калган бабай кызганыч та, шушы хәлгә төшүгә үзе гаепле дә… Ялгыз калуына да шул хәмер яратуы сәбәп булган. Бәхетсез икәнен дә таный, әмма хәмердән баш тартып, якыннары белән мөнәсәбәтләрен җайларлык көче юк инде.

Такси номеры, төсе, бәясе язылган чек кисәге Тәскирәнең кулында калды.

Юл бәясе - 63 сум…Бу тирәдә генә танылган гармунчы яши икән. Дәрте, дәрманы булганда гармунда өздереп уйнап, күпме кешене үзенә караткан да, күпме кешене биеткән, җырлаткандыр. Ә бүген ул гомер иткән хатынына, газиз баласына да кирәкми, аны инде беркем дә танымый, дип уйлап, авыр итеп көрсенеп куйды Тәскирә.

Тәскирәнең бу хәлне күзәтеп торган дүрт яшьлек улы:

Әни, бу безнең бабай түгел. Син чит бабайга булыштың, молодец! Әни, әбиләргә дә булышырга кирәкме? - диде.

Әйе, кирәк, улым.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100