Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

"Бәхетне тоя белү кирәк!" Илсөя, Рифат, Ләйлә, электрик, студент һәм 90 яшьлек әби бәхет турында ни уйлый?

Һәр елны Берләшкән милләтләр оешмасы соравы буенча “Бәхет турында доклад” төзелә. Исемлектә Дания, Сингапур кебек алга киткән илләр белән янәшә Коста-Риканың булуы игътибарга лаек. Өс башлары ялангач, ашарга җитәр-җитмәс, чытырманлыкларда яшәүче коста-рикалылар – иң бәхетлеләр рәтендә. Ә бар шартлары булган күп кешегә бәхет өчен ни җитми соң?

news_top_970_100
"Бәхетне тоя белү кирәк!" Илсөя, Рифат, Ләйлә, электрик, студент һәм 90 яшьлек әби бәхет турында ни уйлый?

Бәхетлеләрне Колумбия университеты тикшеренүчеләре барлый. Алар ачыклаганча, кеше бәхетен тәшкил итә торган факторлар - социаль мөнәсәбәтләр, юмартлык, ышану һәм үз юлыңны сайлау мөмкинлеге булу. Бәхет дәрәҗәсен бик гади ачыклыйлар. Респондентларга: “Соңгы 24 сәгать эчендә ничә тапкыр елмайдыгыз, көлдегез, шатландыгыз?” - дигән сорау бирелә. Без дә сораштыру үткәрдек һәм шушы сорауны бирдек.

Шагыйрә, журналист һәм тамада Ләйлә Дәүләтова: “Барысы да мизгелдән тора”

- Хәзер безнең кечкенә бәби бар, 4 кенә яшьлек кыз. Ул безнең өчен бәби кебек, бик көтеп алынган бала. Өйдә бәби булган җирдә туктаусыз елмаю-көлү, туктаусыз үбешү-кочаклашу. Бала булган һәр өйдә шулайдыр дип уйлыйм. Иртән бала белән елмаеп саубуллаштык, хәзер исә ТНВда, елый-елый диярлек, Илсөя Бәдретдинова һәм Илфак Шиһапов турында “Адәм белән һава” тапшыруын эшлим. Тапшыру Илфак Шиһаповның 50 еллык юбилее уңаеннан, аның якты истәлегенә багышланачак. Биш сәгать буе иҗади төркем белән елап җыйдык тапшыруны.

- Бәхет сезнең өчен нәрсә ул?

- Минем бер шигырем бар, анда шундый сүзләр:

Кешеләргә нәрсә җитми -

Менә шул бәхет була.

Үзең ирешкәне генә

Иң биек тәхет була.

Тик шулай да, бәхет артык

Тулып китмәскә тиеш.

Алга өмет калсын өчен

Нидер җитмәскә тиеш.

- Сез бәхетлеме?

- Мин тулаем: “Минем бөтен әйберем дә бар, бөтенесе дә мин теләгәнчә генә!” – дип әйтә алмыйм. Булганына Аллага шөкер. Бәхетле ягым да, бәхетсез ягым да бар. Бәхетле чагым да, бәхетсез чагым да була. Хәзер елап утырсам, бер сәгатьтән мин бик бәхетле була алам. Төрле мизгелләр була. Барысы да мизгелдән тора. Тормышка ашмаган хыялларым бар әле минем.

Җырчы Илсөя Бәдретдинова: “Бәхетне кеше тоя белергә тиеш!”

- Мин көне-төне елмаям. Авыр булса, күбрәк тә елмаям әле. “Дошманнар шатланмасын!” – дип. Зур шатлыгым – Казанда концертым узды. Билетлар бер ай алдан сатылып бетеп, заллар тулы иде. Ходайның рәхмәте яусын, чәчкәгә күмделәр! Бик күңелле булды, Аллага шөкер. Улым мәктәптән шалтратты. Кичә бер дәресе өчен бик борчылган иде, бүген 5кә биргән! Ничек шатланмыйсын инде? Хәзер кибеттә улым Нариманга тәмле әйбер сайлап йөрим, бу да куандыра. Урамда матур, яз исе таралган! Үзем исән-сау, улым сәламәт, Аллага шөкер, моңа ничек шатланмыйсың инде? Гомумән, тормышка зарланган кешегә шаккатам.

- Сез үзегезне бәхетле дип саныйсызмы?

- Бик бәхетле дип саныйм! Бәхетне кеше тоя белергә тиеш. Үзеңнең ни дәрәҗәдә бәхетле икәнлегеңне кайгы килгәч аңлыйсың. Ходай Тәгалә: “Бәхетсезлек болай була ул” - дип күрсәтә ала. Усал әби үстерде безне, ул: “Бик авыр вакытларында тирә-юньгә кара. Кемдер гомер буе үз аягына басып урамга чыгарга хыялланып ята. Бер тапкыр да матурлыкны күрә алмаган сукырлар бар. Бер көндә бөтен гаиләсе белән күмелгән кешеләр бар. Тагын әллә нинди авырлыклар күргән кешеләр күп, аларга ничек яшәргә? Аллага шөкер дип яшәргә кирәк!” – дип өйрәтте. Мин иртән торам да: “Ярар, Бәдретдинова, бүген дә исән, Аллага шөкер” – дим. Үземә дә, бөтен дөньяга да елмаеп йөрим мин. Тормыштан зарланырга ярамый. Хәзер шундый замана: чит ил машиналарында йөрибез, өйләребездә төсле телевизор, ризык белән тулган ике катлы суыткыч. Узганны искә алам да, тагы бер кат шөкер итәм. Бик бәхетле, Ходаем күпсенә генә күрмәсен.

Электрчы Сергей: “Кешеләр янында елмаерга тырышам”

- Мин кешеләр белән аралашканда елмаерга тырышам. Сезнең сорау кызык тоелды, көлеп алдым. Шулай да көне буе көлеп-шатланып йөреп булмый шул.

- Сез бәхетлеме?

- Эш өстәлеп тора, хезмәт хакын күтәрмиләр, бәяләр арта бара. Нәрсәсенә шатланасын инде? Юк, үземне бәхетле дип санамыйм.

Артист һәм юморист Рифат Зарипов: “Мин йоклаганда да елмаям”

- Минем елмаймыйча калган сәгать бар микән инде ул. Һәр минутны, һәр сәгатьне елмаеп-көлеп утырам мин. Йоклаганда да, бәлки, елмаямдыр әле.

- Сәбәпләре нинди иде?

- Матур кояшлы көн. Әйбәт тамашачылар һәм концерт, гаиләмдә барысы да яхшы булуы шатландыра. Кәефем күтәренке, язгы минем!

- Үзегезне бәхетле дип саныйсызмы?

- Бик бәхетле дип саныйм үземне! Яраткан эшем бар, гаиләм бар. Әти-әнием һәм туганнарым исән-сау, улым үсә. Ашарга ризыгыбыз, кияргә киемебез, йөрергә машинабыз бар. Аллага шөкер, нык бәхетле мин!

Казан ВУЗларының берсендә белем алучы Алексей: “Кәефемне мемнар күтәрә”

- Бу турыда әйтергә авыр. Көнемне мемнар карап, башлап җибәрәм. Алар минем кәефемне күтәрә. Мемнар – ул, гади итеп әйткәндә, тормыштан алынган хәлләргә корылган комикслар, дип аңлатыр идем. Алар көлке булып тоела миңа.

- Сез бәхетле кешеме?  

- Юктыр дип уйлыйм. Бәхетле булыр өчен миңа мөстәкыйльлек кирәк. Мәсәлән, әти-әниләрсез яшәргә хыялланам. Мин үзем ишле гаиләдән. Миңа тынлык бәхет бүләк итәр иде.

Соңгы курс студенты Анжелика: “Мине уку шатландыра”

- Соңгы 24 сәгать эчендә бик күп елмайдым һәм көлдем дип уйлыйм. Уку һәрвакыт шатландыра, проблемалар булмаганда, әлбәттә. Укырга соңгы ел калганы куәт биреп тора. Әлегә имтиханнар юк бит әле. Ә бәхеткә килгәндә, мин бәхетле кеше. Минем яраткан һәм яратучы кешем бар. Мин югары уку йортында белем алам, быел аны тәмамларга җыенам. Тормышым бик җайлы бара.

Татарстанның халык, Башкортстанның атказанган артисты Җәвит Шакиров: “Сау-сәламәт, монысы да зур бәхет”

- Соңгы 24 сәгать эчендә, күпме елмайганны әйтә алмыйм, мин елмаймыча тора алмыйм. Кичә Чүпрәледә концерт булды, шунда бер туйганчы 3 сәгать елмайдык. Машинада Зөлфия белән барганда елмаеп, оныкларны искә төшереп барабыз. Иртәнге 4кә кадәр йокламадым мин. Кунакханәдән Рәфкать Бикчәнтәев, Марсель Сәлимҗанов турында китаплар алган идем. Шуларны иртәнге дүрткә кадәр укып яттым. Көлеп тә, елап та алдым шунда. Хәзер Зөлфия белән Ульян шәһәренә китеп барабыз.

- Үзегезне бәхетле кеше дип саныйсызмы?

- Аллага шөкер, мин бәхетле! Чөнки минем янәшәмдә 30 елдан артык, яратып һәм хөрмәт итеп яшәгән Зөлфиям бар. Безне аңлый торган, акыллы, тәүфиклы улларыбыз бар. Оныкларым үсеп килә. Яраткан һөнәрем һәм тамашычыларым бар. Сау-сәламәт – монысы да зур бәхет. Барысы да бар, Аллага шөкер!

90 яшен тутырып килүче Фатыйма әби: “Хәзер күбрәк балаларым өчен шатланып яшим”

- Соңгы тәүлектә елмайганмындыр инде. Кызым шалтыратып, хәлне белде – монысы шатлык, рәхмәт аңа. Якында гына үз гаиләсе белән оныгым яши. Шул һәр көнне кереп, җыештырышып, ризыклар кертеп калдыра. Карт кешегә монысы да куаныч. Ходай үзенә дә бәхетле картлык бирсен. Хәзер күбрәк үзем өчен түгел, балалар өчен шатланып яшим. Без яшәсен яшәгән, ашыйсын ашаган инде.

- Нәрсә ул бәхет?

- Бәхет ул, беренче чиратта, сәламәтлек. Әгәр сау-сәламәт булсаң, бу тормышта куйган барлык максатларыңа да ирешә аласың. Шулай ук янәшәңдә уңышларыңа сөенерлек, авырлыклар килгән чагында кайгыңны уртаклашырлык тиң ярың, тормыш иптәшең һәм яраткан эшең булу да - зур бәхет.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100