Бәхетле очрак: Узган төндә Татарстанда бер хатын үзенә-үзе бала таптырган
Бүген төнлә 29 яшьлек йөкле хатын вакытыннан алда бала таба башлаган.
"Челнинские известия" хәбәр иткәнчә, сәгать икеләр тирәсендә Чаллыда 29 яшьлек хатын вакытыннан алда бала тапкан.
"Ашыгыч ярдәм" чакырсалар да, сабый аларны көтеп тора алмаган. Хатын әле беренче баласын табуы булса да, югалып калмаган. Үзенә-үзе ярдәм итеп, ир бала тапкан.
Хәзерге вакытта бала да, ана да үзен яхшы хис итә, диелгән әлеге хәбәрдә.