Бәхетле очрак: Татарстанда коточкыч авариядә күкрәк баласы исән калган
Тизлеген арттырган машина каршы як полосага чыгып йөк машинасына һәм иномаркага бәрелгән.
Кичә Яр Чаллы-Зәй-Әлмәт юлында "Ваз 21123" машинасында баручы 38 яшьлек йөртүче тизлеген арттырган һәм каршы як полосага чыккан. Җиңел машина каршы яктан килүче "Исузу" йөк машинасына, аннары шулай ук каршыга килүче "Киа Рио"га бәрелгән. Бу турыда Татарстан ЮХИДИ матбугат хезмәте "Челнинские известия" сайтына хәбәр иткән.
"Ваз" машинасын йөртүче урында ук һәлак булган.
"Киа Рио"да утырган пассажир хатынны хастаханәгә озатканнар. Ул арткы пассажир урынында куркынычсызлык каешын эләктерми утырган.
Машина салонында бу хатынның тугыз айлык баласы да булган. Баланы махсус җайланмага беркетеп утыртканнар. Бәхеткә, әлеге җайланма баланың гомерен саклап калган, диелгән әлеге хәбәрдә.