Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Бәхетле очрак: 23 каттан җилләтү шахтасына егылып төшкән сабый исән калган

Бәхетле очрак: 23 каттан җилләтү шахтасына егылып төшкән сабый исән калган

news_top_970_100
Бәхетле очрак: 23 каттан җилләтү шахтасына егылып төшкән сабый исән калган
Кытайның Ханчжоу шәһәрендә алты яшьлек малай 23 каттан вентиляция шахтасына егылып төшкән. Бәхеткә, бу бала исән калган. Бу турыда Daily Mail басмасына сылтама белән РЕН ТВ каналы хәбәр итте.

Алты яшьлек малай күршеләрнең фатирында уйнап йөри. Йортта ремонт барганга, этажда балконнар арасында койма итеп агач такта гына куеп торалар. Малай шул тактага баса һәм аска вентиляция шахтасына егылып төшеп китә.

Бала исән кала. Коткаручыларга баланы шахтадан чыгару өчен алты минут вакыт кирәк була.

Хәбәрдә әйтелгәнчә, малай кондиционерга бәрелеп, бераз имгәнгән генә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100