Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Бәхетле булу өчен нинди гадәтләрне ташларга кирәк?

Сез әйләнә-тирәдәге бөтен кешене бәхетле итә алмыйсыз, тырышмагыз да.

news_top_970_100
Бәхетле булу өчен нинди гадәтләрне ташларга кирәк?
https://pixabay.com

Клиник психолог Карен Ниммоның бәхетле булу өчен алты тәкъдиме киңәшләр сайтында чыкты.

«Бушлыкка» зарланып утырмагыз. Берни үзгәртеп булмаганын белә торып, постлар, твитлар язып ятудан ни файда? Игътибарны үзгәртеп була торган әйберләргә юнәлтегез, һичьюгы шуларны үз контролегезгә алыгыз.

Миңа да яхшы булыр әле дип көтеп ятмагыз. Һәркем үз бәхетен үзе ясый. Хыялдагы эш «башка ишелеп төшкәнен» көтеп ятканчы, бәлки үзеңә үзең эш урыны оештырып караргадыр?

Бөтен нәрсәне дә «дөп-дөрес итеп» эшләргә маташмагыз. Америка президенты хатыны Элеонора Рузвельт сүзләрен искә төшерегез: «Башкалар сезнең турында сирәк уйлаганын аңласагыз, минем турында алар ни уйлар дип борчылмас идегез». Сез әйләнә-тирәдәге бөтен кешене бәхетле итә алмыйсыз, тырышмагыз да. Ничек кенә тырышсагыз да, канәгатьсез кешеләр табыла, идеаль булырга маташмагыз.

Артка карап, узганнарны искә төшереп утырмагыз. Вакытны кире борып булмый, хаталарны төзәтү дә мөмкин түгел. Үпкәләткән, зыян салган кешеләрдән гафу үтенегез дә, үзегезне борчып ятмагыз.

Белә торып, үзеңнең сәламәтлегеңә зыян салмаска кирәк. Сәламәтлек кешенең иң зур байлыгы. Алкоголь, фастфуд, уеннар, шопинг, соцчелтәрләр, порно белән үзеңне тынычландырып маташмагыз. Алар иртәме-соңмы сезнең сәламәтлекне барыбер какшатыр.

Гел бер тапталган юлдан барырга тырышмагыз. Иң кызыклы һәм файдалы тәҗрибә тапталган юлдан чыгып, яңа сукмактан барганда барлыкка килә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100