Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Бәхетле булу өчен аена ничә сум акча кирәк?

SuperJob агентлыгы, ничә сум акчасы булганда кеше үзен бәхетле хис итә дигән тикшеренү уздырган. Шушы тикшеренү нәтиҗәләре хакында РИА НОВОСТИ яза.

news_top_970_100
Бәхетле булу өчен аена ничә сум акча кирәк?
Владивостокта яшәүчеләр бәхет бәясен иң югары куючылар булган. Бәхетле хис итәр өчен аларга аена 208 мең сум акча кирәк. 

Мәскәүдә бу күрсәткеч 207 мең сум. Ростовта чак кына азрак - 203 мең. Аздан да канәгать булып яшәүчеләр Чаллы һәм Оренбург кешеләре. Алар ай саен 116 мең сум алып барса, үзләрен бәхетле хис итәчәк. 

Петербургта яшәүчеләрнең таләпләре түбән булып чыккан - алар бәхет хакын 160 мең сум дип бәяли. 

Сораштыру 18 яшьтән өлкәнрәк кешеләргә: "Бәхетле булып хис итү өчен сезгә аена ничә сум акча кирәк?" дигән сорау бирү юлы белән үткәрелгән. Сораштыруда 500 меңнән күбрәк кеше яшәгән 37 шәһәрдә үткәрелгән. Мәскәү һәм Петербургта 1 меңешәр кеше, башка шәһәрләрдә 500әр кеше сораштырылган. 

ВЦИОМ сораштырулары нәтиҗәләре буенча, 84 процент Россия кешесе үзен бәхетле хис итә.

Ә сез аена ничә сум акчагыз булганда үзегезне бәхетле хис итәр идегез?

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100