Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Бәхете булсын, димәгән (яшьлек хатам турында хатым)

«Синең бәхет өчен озак көрәшкәннәр, балам. Син үзең дә сабыр кызга охшагансың, бирешмәссең, Аллаһ кушса...»

news_top_970_100

Бу сүзләрне кызым авызыннан ишеткәнемә бер атна вакыт узса да, әле дә колагымда яңгырап тора. Баламның егерме еллык гомере ялганга ышанып узды дисәм, зарлану булыр инде, ләкин башка сүз белән атый алмыйм. Күз яшемә буылып язам да язам. Бәлки аз гына булса да тынычланырмын, дим.

…Кызым Гөлия имтиханнарын тапшырып, өйгә кайтып керде дә, туры аш бүлмәсенә узды. Суыткычта эленеп торган календарьгә моңа кадәр бер генә игътибар иткәне юк иде аның. Нидер булгандай, карандаш белән саннар язгалады, кайберләрен түгәрәккә алып «онытма!» дип билгеләде. Әтисе белән без башта эндәшмәдек. Бик җитди кыяфәттә кайткан Гөлиябезне алыштырып куйганнар диярсең: елмаеп исәнләшмәде дә, укуы турында да очынып сөйләмәде. Намазынннан соң әнкәй безнең янга узгач кына Гөлиянең теле ачылды: «Әби, күрәзәчегә ышанырга ярыймы ул? Син бит диндәге кеше, миннән күбрәк беләсең», дип әбисен урындыкка утыртты. Билгеле, без дә утырыштык. Гөлия шундый кыяфәттә мөһим әйбер сөйләргә җыена кебек иде. Әмма ул безгә ачыла алмады. Әтисеннән шүрләдеме, миннәнме — әбисе белән икәүдән-икәү калырга теләгәндәй безгә ишарәләде. Без, ата-анасы, кызыбызны ни борчыганын белергә тиеш идек. Көн дәвамында үзе башламасмы икән дип көтеп йөрдек. Кичен мунча якканда да бергә утын ташырга дәштек — чыкмады. Бүлмәсендә бикләнеп «мөһимрәк» эшләренә чумды.

Әллә юлында берәр күрәзәче очрадымы икән? — дип әтисе дә җанына тынгылык тапмады. — Яшьләр сектага керә дип сөйлиләр, шундый ише кешеләргә иярмәсен тагы.

Кит инде, атасы! Андый әйбергә ышана торган кызмы соң инде ул?! — дип мин кырт кистем. Эчтән янсам да, әтисенә сиздермәскә тырыштым.

Мунча кергәч, тынычлана ул, ни булганын сөйләр әле, -дип өйгә кердем. Гомердә дә булмаганны әнкәйнең бүлмә ишеге ачык калган иде — ул гадәттә гел ябып, бикләп йөри. Шунда икесенең үзара сөйләшкәннәре дә ишетелә:

«Синең бәхет өчен озак көрәшкәннәр, балам. Син үзең дә сабыр кызга охшагансың, бирешмәссең, Аллаһ кушса…» — диде ул миңа, әби! Менә нәкъ шулай дип әйтте һәм саннар атады. Мин календарьгә билгеләдем, ләкин куркам. Әгәр ул чынга ашса? Ул миңа әллә ниләр сөйләде: «Сине ата-анаңнан гел читтә күрәм, әйтерсең, син алар йортына очраклы килеп кергәнсең», — диде, әби!

Тәнем буйлап әллә җылы, әллә суык нәрсә йөгерде. Бу сүзләрне кызым түгел, ә мин аңа сөйлим кебек тоела башлады. Баскан җиремнән бер адым да селкенмичә тораташтай тордым. Әнкәй үз эченнән нидер сөйләгәндәй итте дә, кызымны өшкерә башлады ахры, «пыш-пыш» дигән тавышы ишетелде. Өшкерде. Мин өй ишеген катырак ачып яптым һәм, бер ни булмагандай, юыну бүлмәсенә үттем. Колагымда һаман кызымның сүзләре яңгырый. «Күрәзәче дигәне каян гына килеп чыккан да, никләр генә шик уяткан икән балада?» — дип аны да сүгеп алдым.

Ә күңелемә тыныч түгел иде. Әтисе белән без Гөлиягә күптән сөйләргә тиешле әйберне артык озак суздык шул. «Хәзер инде ул үзе дә акыллы кыз, әмма үз ата-аналары түгеллегебезне белсә рәнҗемәсме?» — дип борчылдык. Шулай вакыт узганнан уза барды, яралар да онытылып кына килгәндә, юлында нинди зат очраган әнә! Хәзер ничек кенә сүз башларга да, тыныч яшәргә соң, дип тизрәк әтисенең тыштан кергәнен көттем.

Ухылдап Рамил кергәндә, Гөлия тынычланып чәй эчәргә чыгып утырган иде. Ә әнкәйнең йөзе сәер һәм карашы сораулы иде. Ул бит минем ишетеп торганымны да белми, шуңа күрә үзе дә сүзен башлый алмыйча тилмергәндер, балакай. Әмма без, бер-беребездән нидер яшереп, чәйләп алырга утырдык. Гөлия укудагы уңышын, Рамил эштәге яңалыкларын, мин исә йорт тирәсендәге мәшәкатьләрне сөйләштек. Әнкәй тынычлап чәй эчүен белде. Үзе Гөлиягә карап ала, аннары безгә күз төшерә. Ә мин әтисен сөйләтәм.

Шулай ике көн, кызыбыз шәһәргә киткәнче, беребез дә җитди сөйләшүне башламады. Барысы да өйдә әнкәй белән икәү утырып калгач башланды…

Минем телевизор карарга җыенганымны белеп, дисбесен тотып, яныма кунаклады әнкәй. Мин, тавышны катырак ачып, игътибарны тапшыруга гына юнәлттем. Әнкәйнең тамак кыруы ишетелде.

Бер-бер хәл булмагандыр бит, әнкәй? — дип сорарга баздым.

Гөлиягә күрәзәче очраган. Үзе кешегә әйтмә, диде инде. Әмма ул хатын аңа бик мөһим сүз әйткән. Үзе турында. Сезнең балагыз түгеллеге турында, — дип әнкәй тотлыга ук башлады. Мин, беренче ишеткәндәй, күзләрне зур ачып тыңларга керештем:

Нәрсә дигән? Нинди хатын соң ул? Ник туры бәреп әйткәнмени?

«Син аларның тормышына очраклы килеп эләккәнсең…» Моннан да туры әйтеп булмый инде, килен. Дөрес сүз бит, я Раббым, әстәгъфируллаһ, тәүбә!

Ул хатын кайдан гына очраган соң аның юлында?

Тукталышта автобус көткәндә үзе башлап исәнләште, ди. Татар хатыны, ди. Башта вакытны сораган бугай, хәзер хәтерләмим инде. Аннары үзе турында сөйләгән. Гөлия, шуның сөйләвенә бирелеп, автобусына да утырмаган. «Бик ышандырып, күз яшьләре белән сөйләде», — ди.

Гөлия турында ничек әйткән?

Кызым үзе сораган. Күрәзәче күргән баламы соң инде ул, кызыксынгандыр инде! Ә тегесе үзе күргәнен сөйләп биргәндер.

Нинди сүз әйткән диген син! Күрәзәче сүзе, теләмәсәң дә, ышандыра бит әле ул, ачуым килмәгәе. Үзем дә әллә нишләп куйдым.

Ул вакытта, чыннан да, үземне ике ут арасында итеп хис иттем. Ни генә эшләсәм дә, бер капкынга килеп эләгермен кебек иде. Бер мизгел эчендә кылынган вак кына хатаны егерме ел кызыбыздан яшереп саклап киләбез. Кеше хатасы дисәң дә рас булмас ул, язмыш хатасы дисәң дөресрәктер дә.

… Бертуган апам кияүгә соң чыкты. Артыннан егетләр дә йөрмәде түгел. Үзе сайланды инде. Хыялындагы бердәнберен очраткач, ике ай очрашып йөреп, парлашып та куйдылар. Әмма озак вакыт балалары булмый торды. Яшьләре дә бара, гаиләдә бала тавышы булмау да җаннарын бимазалагандыр инде. Апам безгә килгәч, өйләрендә талаш-кычкырыш шул бала булмау сәбәпле килеп чыга дип сөйли иде үземә. Ире кайтышка ашарына пешкән, өе ялт иттереп җыештырылган булса да, һәр кичләре хастаханә, балалар йорты, күршеләрнең бәхетле тормышы турында сөйләшеп узган аларның гомере. Җизнинең кул белән уйнатулары ишетелә башлады, апамның йөзеннән нур качты, тынычлыгы бетте. Ул бармаган хастаханә, табиблар шәһәрдә калмагандыр — барысына да күренде, әмма гаеп тапмадылар. Ә ире инде ахыр чиктә тикшеренмәс булды, кул гына селтәде. «Язган булса, булыр», — дип хатынын тынычландырса да, читкә йөрүе дә ишетелә башлады.

Гаиләләре таркалырга гына торганда, боларның ягына да кояш чыкты — апам районга хастаханәгә чыгып киткән җиреннән сөенечле хәбәрен җиткерде. Үзенең балага узганын белгәч, ничек сөенгәнен күрсәгез, тавышыннан ук шатлыгы эченә сыймаганы сизелә иде. «Җизнәң телефонны алмый, больницадан кайткач, аңа үзем хәбәр итәм, әйтми тор. И сөенер инде, җаным», — дип кош тоткандай шатланды.

Сөенчене өйдәгеләргә әйтми көчкә түзеп йөреп көн узды. Апама шалтыратам — телефонын алмый. Андый вакытта бер-бер хәл булгандыр дип уйлыйсың бит ул, мин дә бертуктаусыз аның номерын җыйдым. Көн инде кичкә авышканда, телефоным шылтырады. Чит номерларны алмый торган гадәтем бар, әмма бу юлы бик шомлы иде. Телефонның теге ягында үксеп, шешенеп апамның елаганын ишеттем. Бары тик өч-дүрт сүзен генә аңларга өлгердем:

Сеңлем, җаным! Ярдәм ит! Айратлар тыкрыгында… — дигәннән соң тавышы өзелде.Тагын шалтыраттым, апай бары тик килеп алуыбызны һәм иренә әлегә әйтмәвемне үтенде. Хәер, җизнинең апада эше юк иде ахры, хатынын хастаханәдә дип уйлый иде бугай.

Айратлар тыкырыгы, Айратлар тыкырыгы, кайда соң әле ул, — дип ирем белән юлны искә төшердек. Апамның теленә килгән беренче сүзе шул булды бит, димәк, мин ул урынны белергә тиеш.

Ирем белән үзебез чамалаган юлга чыгып киттек. Безнең авылга ерак булмаган бер аулак бар — яшь чакта без дә шунда кызык эзләп бара идек, әмма соңгы вакытта анда аяк та атлаган юк, исеме дә хәтердән чыккан. Апама монда нәрсә калган икән дип, шомлы урыннан эзләгәндә, ертылып беткән киемнән үзе үк каршыбызга килеп чыкты. Күргәч, валлаһи, танымадым. Тәмам бетерешкән, чәчләре тузгыган иде балакаемның. Ул җиргә сыгылып төште дә, үзәк өзгеч тавыш белән елап җибәрде:

Шатлыгымнан кайтырга ашкынган идем, тизрәк балабыз булачак дип иремә әйтәсем килде. Попуткада гел юньле-рәтле кешеләр туры килә иде бит, сеңлем. Никләр генә болай булды соң? Шушында алып кереп көчләде, кабәхәтҗан! — дип җирне тырнардай булды.

Мин аны юатырлык сүз әйтә алмадым, хастаханәгә кузгалдык. Шунда барганда чит номер шул адәмнеке икәнен, телефонын алып кала алганын сөйләде. Полициягә гариза яздык.

Табиблар апамны бер атна тирәсе хастаханәдә ятар, дип миңа кәгазь суздылар — мин шуннан баланың исән-сау икәнен аңладым. Бер яктан аның өчен сөенсәм дә, апам кеше рәтендә түгел иде инде. Мин янына кергәч тә шок хәлендә утырды, дәшмәде. Сорауларыма җавап бирмәде. Кимендә бер атна тирәсе аның белән күзгә-күз карап кына «аралаштык».

Ире апам янына аяк та атламады. Ахыр чиктә өйдәге әйберләрне сатып, тәмам эчүгә сабышты. Башта алтын тоелган җизни дә безнең өчен хөрмәтле кеше түгел иде инде.

Апам бала дөньяга аваз салып, бераз вакыт үткәч кенә кире үз халәтенә кайтты. Психологлар белән еш эшләргә туры килде. Әнкәй дә өшкереп тә карады. Ире белән аерылышуы да яшәү теләген сүндерде, бөтен игътибарын бары тик баласына гына юнәлтте. Шуның хакына яшим диеп, үзендә булган чирен дә бездән яшергән. Вакыт узар, төзәлер дигәндер инде. Авыруы хакында без апам ике елдан соң безне мәңгегә калдырып киткәч кенә белдек. Әле дә күз алдымда: гадәттәгечә баласын күкрәгенә кысып безгә килеп керде дә, өйдәге җылылыкка, ачык йөзгә сокланып утырды. Һәр сүз саен күзеннән яше тәгәрәп төшәр иде аның. Ә аннары бер утырып елар иде. Кызын чупыр-чупыр үбә, аның зур кеше булачагына ышануын әйтә иде. Чын йөрәге белән кызын кеше итәргә өметләнде апам. Үзе дә күңеле белән сизенгәндер инде, еш кына соңгы тапкыр күрешкәндәй сүзләр әйтә башлады. Шәһәргә күренергә барам дип, баласын бездә калдырган чагы ешайды. Ә ахыр чиктә үзе китеп тә барды…

Апам белән хушлашкан мизгелне яза алмыйм, тамагыма төер утыра. Аның өчен нидер эшләргә өлгермәдем, вакытында янәшәсендә булмадым кебек. Гөлиянең минем кулымда — безнең гаилә канаты астында калуын да төш итеп кенә кабул иттем. Әле дә ышана алмый яшим бит мин.

Шулай үземне, Гөлиябезне алдап яшәгәнгә егерменче ел үтеп бара. Апамның шундый бәхетсез язмышы өчен теге кабәхәт адәмне тиргим. Аның төрмәдә җазасын үтәгәнен белсәм дә, җаныма тынычлык таба алмыйм. «Кызымны кеше итәм!» — дип ишектән апам килеп керер кебек. Гөлия дә тач үзе бит! Сөйләшүе, буй-сыны да апамныкы. «Әнием!» — диеп өзелеп дәшкән кызыма: «Син бит минем балам түгел!» — диеп ничек әйтә алыйм?! Йөрәгемне өзеп бирер дәрәҗәдә яратам бит мин аны. Күрәзәче очравы да юкка түгелдер — егерме еллык хатаны төзәтергә, сорауларга җавап табарга вакыт килеп җиткән. Апамның тыныч рухы хакына үзе чынга ашыра алмаган хыялларын тормышка ашырасы, кызын кеше итәсе бар әле.

Әнкәй белән бик озак кына сөйләшеп утырганнан соң, аш бүлмәсенә кердек. Әнкәйнең күзе календарьдәге кызыл белән түгәрәкләнгән саннарга төште. 25 майны «Онытма!» дип куюына тетрәнеп куйды. Апамны шул көнне җир куенына иңдергән идек бит! Бу санны да теге серле хатын әйттеме икән, дигәндәй уйлашып тордык. Атна ахырында безне Гөлия белән бик җитди сөйләшү көтә иде…

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100