Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Бәхет гормоны ашказаны-эчәк авыруларыннан саклый

Серотонинның күп өлеше ашказаны-эчәклек системасында ясала.

news_top_970_100
Бәхет гормоны ашказаны-эчәк авыруларыннан саклый
pixabay.com/ru

Бәхет гормоны серотонин ашказаны-эчәк авыруларыннан саклый. Галимнәрнең тикшеренүе турында «Яндекс. Дзен» яза.

Тикшеренү авторы Ванесса Сперандео сүзләренчә, серотонин кайбер эчәк бактерияләренең үлем инфекцияләрен китереп чыгару сәләтен киметергә мөмкин. Белгечләр аңлатуынча, серотонинның үзенчәлекле дәвалау үзлегенә ия булуы, аның 90%ы ашказаны-эчәк системасында ясалуга бәйле.

Тикшеренүләр барышында галимнәр үлемгә китерүче азык-төлек инфекциясе бактериясе Escherichia coli O157 белән эшләгән. Белгечләр бу бактерияләрне лабораториядә үстергән, аннан аларны серотонин йогынтысына дучар иткән. Күзәтүләр аның җитди йогыш китереп чыгара торган геннар төркеменең экспрессиясен бик нык киметүен күрсәткән.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100