Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Бәхәстә оттыру сәбәпле, урамда шәрә йөргән Чаллы студентларының әти-әниләре җавапка тартылачак

КФУның Яр Чаллы институты бинасы каршында студентлар сәер чара оештырган.

news_top_970_100
Бәхәстә оттыру сәбәпле, урамда шәрә йөргән Чаллы студентларының әти-әниләре җавапка тартылачак

Чаллы шәһәре башкарма комитеты институт каршындагы шәрә флешмоб хакында аңлатма бирде. Биредә студентлар урамда трусикчан гына йөргән. Бу турыда «Татар-информ» агентлыгы хәбәр итте.

КФУның Яр Чаллы институты бинасы каршында студентлар сәер чара оештырган. Укучылар институт каршында трусикчан гына басып тора. Әлеге фотолар социаль челтәрләрдә таралды.

Челтәр кулланучылар, гадәттәгечә, төрлечә фикерләр яза. Берәүләр салкынга чыдам студентларны яклый. Башкалары мондый «шутник»лардан яхшы белгечләр чыгармы дип шикләнә.

Чаллының Мәгариф һәм яшьләр эшләре буенча идарәсе җитәкчесе Винер Харисов әлеге вакыйга турында аңлатма биргән.

«Фотода беренче курс студентлары. Алар КФУның Яр Чаллы институтының инженер-икътисад көллиятендә укый. Укучылар үзара бәхәсләшкән. Нәтиҗәдә, бәхәсне оттырган студентлар чишенгән. Әлеге факт буенча югары уку йорты җитәкчелеге тәрбия эше уздырачак. Студентлар балигъ булмау сәбәпле, аларның әти-әниләре әңгәмәгә чакырылган», дип әйткән башкарма комитет вәкиле.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100