Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Бүгеннән мин - ирекле кош» - Алып баручы Гөлназ Рәхмәтуллина ТНВдан китә

Алып баручы Гөлназ Рәхмәтуллина эш урыныннан китүе хакында хәбәр итте.

news_top_970_100
«Бүгеннән мин - ирекле кош» - Алып баручы Гөлназ Рәхмәтуллина ТНВдан китә
Гөлназ Рәхмәтуллинаның Инстаграм битеннән

 «Манзара» тапшыруы җәйге ялдан соң кабат эфирда. Ә минем ялым дәвам итәчәк. Бу фотолар ике атна элек, ял алдыннан эфирга чыккан ахыргы тапшыруда төшерелде. Мин ул вакытта инде үз теләгем белән эштән китү турында гаризамны язып, имзалар куйдырган идем. Хезмәт кенәгәм кулымда, бүгеннән мин — ирекле кош, дуслар.

Эшемне, хезмәттәшләремне, тамашачыларыбызны, тапшыру кунакларын әлбәттә бик сагынырмын! Чөнки барыгызны да бик яратам!

 Экраннан кеше үз теләгем белән китәме ул, дип аптыраучылар да булды. Әйе, андый хәлләр дә була. Һәр нәрсәнең үз вакыты. Экран — пенсиягә чыкканчы утыра торган урын түгел, килешәсездер. Әлеге тапшыруда мин 13 ел эшләдем, аз түгел бит, әйеме? Телевидениега 2000 нче елда килгәнне исәпкә алсаң, шактый икән. Иң күңелле, кызыклы, бар көчне биреп эшләгән шәп еллар булды. Тәме бетә башлаганчы, хезмәт юлымның бу өлешенә нокта куеп, башка юнәлешкә күчәргә вакыт.

Кайда эшләргә җыенаммы? Әлегә бераз ял итәргә исәп бар. Башка планнарым турында вакыты җиткәч язармын, Аллаһы боерса.

Барыбыз да исән-имин булыйк!» — дип язган ул.

«Гөлназ, сагынырбыз. Яңа уйлар, яңа хисләр, яңа матур тәэсирләр телим!»,

«Һәр нәрсәнең үз вакыты! Үз теләге белән вакыты җиткәнне аңлап бары көчле кешеләр генә китә ала телевидениедән! Гөлназ, сиңа һәр планыңны үзең уйлаганча тормышка ашырырга булсын», «Баш исән булсын. Тән тазалыгы кирәк! Сагынырбыз инде, Гөлназ, өйрәндек сезгә! Кайда булсаңда бары тик унышлар телим!» — дип матур теләкләрен белдергән тугры тамашачылар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100