news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Бүген Якутиядә көпә-көндез Кояш югалган

Көндезге берләр тирәсендә чып-чын төн барлыкка килгән.

news_top
Бүген Якутиядә көпә-көндез Кояш югалган

2 августта Якутиянең Кобяйский улусында көпә-көндез Кояш югалган һәм төн башланган. Биредә яшәүчеләр фотолар төшереп, социаль челтәрләрдә тараткан. Бу турыда Майл.Новости яза.

Шаһитлар сүзләренчә, сәгать берләр тирәсендә күк йөзе кызара һәм караңгы төшә башлый. Көндезге өч тирәсендә урамда кояш югала, чып-чын төн барлыкка килә. Өстәвенә, күктән көл коела.

Якутиянең экология, табигатьне куллану һәм урман хуҗалыгы министры урынбасары Сергей Сивцев бер-ике сәгатьтән үк рәсми комментарий бирә.

Ул кояш «югалу» сәбәбе итеп урман янгыннарын атый. Кобяйский улус тирәсендә хәзерге вакытта тугыз урман янгыны бара. Шуннан килгән төтен бирегә дә килеп җиткән.

Биредәге хакимият вәкилләре Якутск кешеләренә куркыныч янамый дип ышандыра. Кешеләргә ерак юлга чыкмый торырга киңәш ителә, диелә хәбәрдә.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар