news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

«Бүген Вконтактега куйсам ярыймы?» — Олы яшьтәге апа Элвин Грей белән очрашуына куана

Җырчы фанаты белән төшкән видео куйган һәм «бу бәһасез» дип язган.

news_top
«Бүген Вконтактега куйсам ярыймы?» — Олы яшьтәге апа Элвин Грей белән очрашуына куана
«Татар-информ» архивы

Видеода олы яшьтәге апа җырчыны кочаклый, аның белән фотога төшә. «Бүген Вконтактега куйсам ярыймы?» — дип сорый фанат апа эмоцияләргә бирелеп.

Апа кеше җырчыны күргәненә ышанып бетә алмый, битләрен каплый, аны барып кочаклый, тыпырдап та ала. Элвин Грей «Әй, Аллам! Рәхмәт сезгә», - ди һәм фанатын кочаклап ала.

Җырчы белән бергә хатыны Инзилә дә булган.

Нечкә күңелле инстачылар апаның эмоцияләренә кушылып балавыз сыккан.

«Видеодагы машинаны бүләк иттеме әллә апага?», «Телефон бүләк иттеме әллә?», — дип аптырашкан кайберәүләр, апаның куануын аңлап бетерә алмыйча.

«Зур йөрәкле, яхшы кеше ул, аңа кешеләр тартыла бит», — дип язган видеоны караучылар.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар