Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Бүген Татарстанның Беренче Президенты Минтимер Шәймиевнең туган көне

Бүген Татарстанның Беренче Президенты, республиканың Дәүләт Киңәшчесе, республиканың “Яңарыш” Фонды Попечительлек Советы Рәисе Минтимер Шәрип улы Шәймиевнең туган көне.

news_top_970_100
Бүген Татарстанның Беренче Президенты Минтимер Шәймиевнең туган көне
Гадәттәгечә, бу көнне ул гаиләсе белән үткәрә. Бу кагыйдәдән искәрмә дип аның былтыргы туган көнен атарга була – Минтимер Шәймиев аны “Пирамида” мәдәни күңел ачу комплексында үткәрде, биредә аның 80 яшьлек юбилеена багышланган бәйрәм концерты оештырылган иде.


“Татар-информ” ТР Дәүләт Киңәшчесе эшчәнлеген игътибар белән күзәтә. Укучыларыбызга Минтимер Шәймиев гомеренең сиксән беренче елына күзәтү тәкъдим итәбез. Безнең карашка, ел әһәмиятле вакыйгаларга бай булды.


2017 елның 28 апрелендә Россия Президенты Владимир Путин Мәскәү Кремлендә Татарстанның Беренче Президенты Минтимер Шәймиевкә “Россия Федерациясенең Хезмәт Герое” медален тапшырды.


“Минтимер Шәймиевнең исеме Россия дәүләтчелеген ныгыту һәм аның үсеше белән нык бәйләнгән. Россиянең кискен тарихи борылышта нык булып калуында, суверенитетны һәм күп милләтле халыкның берлеген саклап калуында, бөтен дөньяга ачык, көчле дәүләткә әверелүендә аның шәхси өлеше зур.
Минтимер Шәймиевнең илнең иң уңышлы һәм динамикалы регионнарының берсе - Татарстан үсешенә керткән өлеше, шулай ук Россиянең мәдәни мирасын саклауда, Болгар һәм Зөя кебек рухи һәм тарихи үзәкләрне яңадан торгызуда куйган хезмәте дә бәяләп бетергесез”, - диде дәүләт башлыгы.


9 июль көнне Польшаның Краков шәһәреннән шатлыклы хәбәр килеп иреште: ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасы Комитетының 41нче утырышы карары белән, Успение соборы һәм Зөя утрау-шәһәрчеге Бөтендөнья мирасы исемлегенә кертелделәр. Бу республиканың һәм аның күпмилләтле халкының зур казанышы буларак кабул ителде һәм, әлбәттә, ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев җитәкчелегендәге “Яңарыш” фонды эшчәнлегенең уңышлы нәтиҗәсе дип бәяләнде. Республиканың “Яңарыш” фонды җиде ел эшләү дәверендә ЮНЕСКО Исемлегенә безнең ике объектны – Болгар тарихи-археологик комплексын һәм Успение соборын һәм Зөя монастырен кертүгә иреште. Сүз уңаеннан, Татарстаннан исемлектә булган беренче объект – Казан Кремлен кертү дә кайчандыр Минтимер Шәймиев тарафыннан тәкъдим ителгән иде.


21 августта Свияжск утрау-шәһәрчегендәге Успения соборын һәм монастырен ЮНЕСКОның бөтендөнья мирасы исемлегенә кертү турында сертификат бирүгә багышланган тантаналы чара узды. Анда катнашу өчен ЮНЕСКО генераль директоры Ирина Бокова махсус Казанга килде. Ул сертификатны Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка тапшырды. Һәм Минтимер Шәймиевкә ЮНЕСКОның мәдәниятара диалогын ныгыту буенча Махсус илчесе дигән исем бирде. «Сез Болгар тарихи-археологик комплексын да, Свияжск утрау-шәһәрлеген дә Бөтендөнья мирасы исемлегенә кертүдә актив катнаштыгыз... Минем уйлавымча, Сез бүгенге Татарстанның йөзе, сез шулай ук монда, Россия Федерациясендә яшәүче кешеләр өчен кадерле булган кыйммәтләрнең йөзе. Ә исә толерантлык, мәдәниятара диалог, башкаларга хөрмәт кебек кыйммәтләр», - дип билгеләде Ирина Бокова.


4 сентябрьдә тагын бер масштаблы чара узды - Болгар ислам академиясе ачылды. 2016 елның 21 маенда академиянең нигезенә беренче кирпеч салынды һәм бер ел дигәндә академия комплексы төзелде, тулысынча җиһазландырылды һәм оештыручыларга тапшырылды. Болар барысы да «Яңарыш» Республика фонды тырышлы белән эшләнде.  

Шәхси тормышына килгәндә, Минтимер Шәймиевнең икенче оныгының баласы туды, 2017 елда оныгы Тимурның баласы туды.

Без Минтимер Шәймиевнең Татарстанның мәдәни мирасын торгызуда тырышлыгы буенча актив эшләвенә шат. Безнең эшчәнлегебездә даими рәвештә яңалыклар тудырып торуы куанычлы. Күптән түгел генә без Казан Изге ана иконасы Соборының үзәк куполын төзеп бетерү турында язган идек. Ул шулай ук Минтимер Шәриповичның актив катнашуында эшләнә. Җәйгә Болгардагы "Кол Гали" кунакханә комплексын төзеп бетерүен көтәбез. 

"Татар-информ" агентылгы исеменнән Минтимер Шәриповичның туган көне белән котлыйбыз һәм ныклы сәламәтлек, бәхетле озын гомер телибез. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100