Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Бүген песиләрегезне котлагыз!     

1 мартта Россиядә Мәчеләр көнен билгеләп үтәләр. Песи дип тә атыйбыз инде аны, алай исеменә җисеме туры килеп йомшаграк яңгырый кебек. Мыраубатыр һәм Мыекбикәләребездән башка тормыш бигрәк күңелсез булыр иде. Алар хөрмәтенә бүген кечкенә генә сораштыру уздырдык.

news_top_970_100
Бүген песиләрегезне котлагыз!     
pixabay.com/ru

Алия Исрафилова, җырчы: 

Песиләрне электән яратам, әти-әниләр белән бергә яшәгәндә Сандугач, британия токымлы Лорд кушаматлылары бар иде. Башка йортка күченгән чакта Лорд та алар белән китте. Берара тормышыбызда авыр мизгелләр кичердек, янга утырып сырпалана торган йомшак җан иясе булуын теләдем. Улыбыз Сәлим сорый дигән булып, бу хакта якыннарыма әйттем дә бертуган сеңлем Альбина Яңа елга песи баласы бүләк итте. Аңа кушаматны үзем сайладым — Мәйсәрә. Чөнки «Зәңгәр шәл» — яраткан пьесаларымның берсе, андагы җырларны да бик ошатам. Песи дә кабул итте, тәүге тапкыр Мәйсәрә дип эндәшүгә үк безнең якка борылып куйды. Тыныч холыклы, үз җае белән генә йөри, бөтенләй диярлек тавышы чыкмый, башта саңгырау түгелме икән дигән шик тә туган иде. Гаиләбезгә нык килешеп тора. Бик итагатьле булса да, өстәлгә менә торган начар гадәте бар, ачулангалап торам.

Рәмис Нәҗмиев, фотограф, режиссер:

Бүлмәдә песи баласы булганда берничек тә җитди йөз белән утырып булмый. Песи балалары күбрәк булсын иде, бәлки тормыш та яхшырак якка үзгәрер, бигрәк тә хәзерге заманда. 

Дилә Нигъмәтуллина, җырчы:

Йорт хайваннарын бик яратам — этләрне дә, песиләрне дә. Сәфинә дүрт аяклы дус алуны күптәннән сорый. Йоны коела, исе килә дип моңарчы фатирда тотарга каршы идем, хәзер песиле булып куйдык, әтисе яссы колаклы шотланд токымлыны бүләк итте. Бусябыз бик көйсез, кире, үзен Патшабикә кебек тота. Ягымлы чаклары бик сирәк, үзе килеп сырпаланмый, сөяргә рөхсәт итәргә мөмкин. Токымлы песиләр шундый була дип сөйләгәннәрен ишеткән бар иде, ләкин үзләрен болай ук эре тоталар дип уйламый идем. Бик сайланып кына, ризыкның сыеграгын, аерым бер маркалысын гына ашый. Без кечкенәдән песиләрнең гади, дустанә мөнәсәбәттә булуына ияләшкән бит инде. Буся үз-үзен югары бәяләве белән мине гаҗәпләндерде.

Айгөл Зәйнуллина, солистка, «Болгар кызлары» триосы продюсеры, Казан шәһәр филармониясе концертмейстеры:

15 яшемдә өйгә Рыська исемле песи алып кайттым. Бу кыйсса самими хисләрем белән бәйле. Сыйныфташым Бәхтияргә гашыйк идем, әмма өченче сыйныфны тәмамлагач, аларның гаиләсе Петропавловск-Камчатск шәһәренә күченеп китте. Әбиләре мәктәп янында гына яши иде. Көннәрдән бер көнне ул миңа үзенең песи баласын алырга тәкъдим итте. Бәхтиярне искә төшереп торачак нәни йомгагым була дип бик канатланып, кочаклап кайтып киттем мин моны. Коммуналь фатирда яши идек, бу песине күреп, кая куярбыз дип әни тәмам аптырашта калды. Мин елап, бик ялварып сорагач ризалашты инде.

Рыська башта ятсынды, өйгә кертүгә стенкага сикереп менде дә тәүлек буена шуннан чыкмады. Холкы бик үк яхшы түгел иде, тешләргә, тырнарга гына торды. Бернигә карамастан, без аны бик яраттык. «Болгар кызлары» репетицияләрне өйдә ясаган вакытта өч тавыш бергә кушылгач, песи колакларын тырпайтып, кая качып котылырга белми торган иде. Аннары ул төрле почмакларга яшеренеп йомышын үти башлады. Әнием аны тәртипкә өйрәтергә тырышкан чакта кулын бик нык тешләде, уколлар кадап дәваланырга туры килде. Песиегездә котыру чире башланган, аны исән калдырырга ярамый диделәр, шунлыктан аны махсус урынга тапшырдык, бик кызгандым, нык борчылдым.

20 яшемдә миндә кисәк аллергия башланды, йорт хайваннары булган дусларыма кунакка килсәм, шундук хәлем начарлана, дару эчәргә туры килә. Улларымда да шундый ук хәл. Сәламәтлегебезгә зыяны булмаса, әлбәттә, өйгә песи алыр идек.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100