Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Бүген Мәскәүдә бер фатирда дүрт кешене атып үтергәннәр

Һәлак булучылар арасында бала да бар.

news_top_970_100
Бүген Мәскәүдә бер фатирда дүрт кешене атып үтергәннәр
https://pixabay.com

Мәскәүнең төньягында торак йорттагы фатирда җәнҗал вакытында дүрт кешене атып үтергәннәр. Бу мәгълүматны РИА Новости агентлыгы Россия Тикшерү комитетының Мәскәү буенча Тикшерү идарәсенең рәсми вәкиле Юлия Ивановага сылтама белән хәбәр итте.

Фаҗига бүген Приоров урамындагы 38нче йортта була. Хәбәрдә «Фатирда дүрт мәет — ике бала, бер ир-ат, бер хатын-кыз мәете табылды», диелгән иде.

Аннары төгәлрәк мәгълүмат чыкты. «Башта ике бала һәм ике олы кеше үлде дигән хәбәр чыккан иде. Соңрак өч олы кеше һәм бер бала үлүе турында билгеле булды», дип яза агентлык

Әлеге вакытта урында тикшерүчеләр эшли. 

«Әлеге җәнҗал көнкүрештәге конфликт аркасында килеп чыккан, аның нечкәлекләре ачыклана. Күршеләр сүзләренчә, талаш төштән соң башлана, аннары тавыш чыга, балалар елаша. Ату тавышы ишеткәч, күршеләре полиция чакыра», дип хәбәр итте «Комсомольская правда».

РИА Новости хәбәр иткәнчә, күрше йортта яшәүче кеше бу хәлне күреп торган. Ул кибеттән кайтып килешли йорт янында полиция күрә. Урынга ашыгыч ярдәм дә килгән була. Бу кеше ике-өч тапкыр аткан тавыш ишетә. 

«Атканнан соң бер хатын кычкырды, анда ике бала да бар иде», — ди ул. 

Шаһит сүзләренчә, атучы кеше фатир ишеген ачмаган, хокук саклаучылар аны ватып кергән. 

«Вести» каналы ике хатын-кыз, бер ир-ат һәм бер бала мәете табылды, дип ачыклык кертте. Алар арасында атучы кешенең мәете дә бар, диелә бу хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100