Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Бүген Әлмәт урманчылыгында 15 еллык наратлар янган

Янгын турында билгеле булганнан соң, ике сәгать эчендә утны сүндереп бетергәннәр.

news_top_970_100
Бүген Әлмәт урманчылыгында 15 еллык наратлар янган
Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы

Татарстан Урман хуҗалыгы министрлыгы белешмәсе буенча, бүген Әлмәт урманчылыгында чыккан янгында 15 еллык нарат агачлары һәлак булган. Бу турыда «Татар-информ» агентлыгына ведомствода хәбәр иттеләр.

«Урман янгыны мәйданы 10,9 гектар тәшкил итә. Һәлак булган агачларның күбесе — наратлар. Агачлар 15 ел элек утыртылган, уртача биеклеге 5 метр тәшкил итә», — дип аңлаттылар министрлыкта.

Янгын сүндерүдә Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы, Урман хуҗалыгы министрлыгына караган «Янгын сүндерү үзәкләре», «Татнефть» ГАҖ хезмәткәрләре катнаша. Барлыгы 16 берәмлек машина, 128 кеше янгын сүндерә.

«Бу — түбәннән, өскә таба күчә торган ныклы янгын. Бу вакытта җил тизлеге секундына 10 метрга җитә иде. Оператив чаралар һәм барлык ведомство хезмәткәрләренең килешенеп эшләве нәтиҗәсендә урман янгыны ике сәгать эчендә сүндерелә», — диелә министрлык хәбәрендә.

Янгын урман белән кыр юлы чигендә була. Юл «Әлмәтнефть» оешмасыннан Лениногорский районының Югары Чыршылы авылына таба бара.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100