Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Бүген Әлмәт урамында поши чабып йөргән — видео

Поши янгыннан куркып, шәһәр ягына килгәндер дип фаразлыйлар.

news_top_970_100
Бүген Әлмәт урамында поши чабып йөргән — видео
https://pixabay.com

Шимбә иртәсендә Әлмәттә яшәүчеләр шәһәр урамында йөгереп йөрүче пошины видеога төшереп алган. Бу кадрларны РЕН ТВ күрсәтте.

«Курыккан поши шәһәр урамыннан чабып йөри. Кыргый хайванны тоту өчен махсус операция ясаганнар», диелә хәбәрдә.

Кадрлардан күренгәнчә, пошины полиция хезмәткәрләре дә блокировкалый алмый. Җәнлек торак йорт тәрәзәләре яныннан чаба, аңа кешеләр дә очрый.

Видеоны төшерүче исә «Бу нәни поши бит, кызганыч», — дип сөйли.

«Әлмәт ТВ» хәбәр иткәнчә, җәнлек Ленин һәм Гафиятуллин урамнарында йөргән. Хәзер ул кире урманга киткән инде. Бу турыда каналга Экология департаментында бүлек җитәкчесе Дарья Орлова әйткән.

«Аучылар пошиның Зарипов проспектына таба китүен әйтте. Аннары аны югалтканнар, ләкин поши урманга китте, дип әйттеләр. Ул барыбер урманга китәчәк, шәһәр буйлап йөрми. Кичә Колшәрип авылы ягында табигый янгын булды, шуңа күрә поши шәһәр ягына таба килгән булуы мөмкин», — ди Дарья Орлова.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100