Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Бүген һәлакәткә очраган самолет пилоты хатынын һәм оныкларын йөртергә чыккан булган

Фаҗигадә пилот та, аның хатыны да үлгән.

news_top_970_100
Бүген һәлакәткә очраган самолет пилоты хатынын һәм оныкларын йөртергә чыккан булган
Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы

Бүген Мәскәү өлкәсендә «Аэропракт А-22» самолеты «Ватулино» мәйданчыгында һәлакәткә очраган. Якынча белешмә буенча, җиңел моторлы самолет очып китүгә үк егылып төшкән. Бу турыда РЕН ТВ хәбәр итте.

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы белешмәсе буенча, самолет һәлакәте турында 15.02 сәгатьтә хәбәр итәләр. Самолет егылгач, янгын башлана, ул биш квадрат метр мәйданда була. Җирдә җимерелүләр юк.

Фаҗигадән соң җинаять эше ачылган.

Соңрак билгеле булганча, самолет пилоты Юрий Самофалов фаҗига алдыннан гына оныкларын самолетта очыртып йөртеп алып кайткан.

Якынча белешмә буенча, пилот идарәсен югалткан. Самолет һавада әйләнеп капланган һәм егылып төшкән.

Фаҗигадә Юрий һәм аның хатыны һәлак булган. Пилот хатынын беренче тапкыр йөртергә алып чыккан булган. Самолет һәлакәтен башка туганнары күреп торган, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100