Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Бүген Казанда җәмәгать транспортында берничә кондукторга һөҗүм иткәннәр

Бер хатынның битенә борычлы баллончыктан сиптергәннәр, икенчесен борынын канатканнар.

news_top_970_100
Бүген Казанда җәмәгать транспортында берничә кондукторга һөҗүм иткәннәр
Михаил Захаров

Бүген Казанда маршрут автобусында бер пассажир кондукторга борычлы баллончыктан сиптергән. Әлеге кадрларны видеокүзәтү камерасы төшереп торган. «Татар-информ» шул хакта хәбәр итте.

Агентлык чыганагы белешмәсе буенча, яшь ир-ат хатын-кыз кондуктор белән талаша, аңа суга, аннары битенә борычлы баллончыктан сиптерә. Шуннан соң ул чыгып кача.

Әлеге вакыйга 31 нче маршрутта «Әмәт тавы» тукталышы тирәсендә була. Урынга ашыгыч ярдәм чакыралар.

Хәзер бу пассажирны эзлиләр.

89 нчы маршрут автобусында да җәнҗал чыга. Автобус тукталыштан китә алмый тора, кондуктор эшләүдән баш тарта. «Алар миңа кычкыра, эшләргә ирек бирмиләр. Пассажирларның кайберләре белешмәсен күрсәтми. Ничек эшләргә инде», — ди кондуктор.

43 нче маршрут автобусында ярсынган ир-ат кондукторның борынын канаткан. Ул чит кеше документы белән бармакчы булган. Билет алырга сорагач, хатын-кыз кондукторга ташланган, дорфа сөйләшкән, сугып җибәргән.

Урынга полиция чакырганнар, кондукторны хастаханәгә алып киткәннәр.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100