news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Бүген иртәнге янгында биш бала һәм аларның анасы янып үлгән

33 яшьлек хатын, 4 һәм 10 яшьлек ике кыз, 1 яшь 7 айлык, 3 һәм 13 яшьлек өч малай мәетен коткаручылар таба.

news_top
Бүген иртәнге янгында биш бала һәм аларның анасы янып үлгән
https://36.mchs.gov.ru/

Воронеж өлкәсенең Ольховатский районындагы Костово авылында алты кеше - биш бала һәм аларның анасы янып үлгән. Өлкә буенча Тикшерү идарәсе җинаять эше ачкан. Бу турыда Россия Тикшерү комитетының Воронеж өлкәсе буенча Тикшерү идарәсе хәбәр итте.

Янгын бүген иртән 6.30 сәгать тирәсендә авылда янгын турында коткаручыларга хәбәр итәләр. Янгын сүндергәндә 33 яшьлек хатын, аның балалары - 4 һәм 10 яшьлек ике кыз, 1 яшь 7 айлык, 3 һәм 13 яшьлек өч малай мәете табыла.

Тикшерү эшләре бара, диелә бу хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар