Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Бүген иртән Татарстанда бозлы яңгыр йорт стеналарын тишкәләп бетергән

Бер авылда биш йорт түбәсен давыл алып аткан. Республикада 16 авыл утсыз калган.

news_top_970_100
Бүген иртән Татарстанда бозлы яңгыр йорт стеналарын тишкәләп бетергән
Алексеевск районында биш йортның түбәсен көчле җил куптарган. Бу турыда "Татар-информ"га Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр иткән.



Куркуль авылындагы дүрт йортның түбәсе купкан дигән хәбәр бүген иртәнге якта килгән. Бозлы яңгыр, көчле җил Новая урамындагы йортка зур зыян салган. Бозлы яңгыр сайдингны тишкәләгән, түбәне ачкан. Колхозная урамындагы йортның түбәсен куптарган, коймаларын җимергән. Шулай ук Новая урамындагы тагын өч йортка һәм гаражга зыян килгән.




Кичә Татарстандагы Түбән Кама һәм Аксубай районнарында 16 авылны давыл утсыз калдырган. Аксубайдагы 4 торак пунктта электр уты бетү турында хәбәр кичә 21.14 сәгатьтә килгән. Өч мең кеше утсыз калган. Чистай электр челтәреләре хезмәткәрләре бер сәгать чамасы эчендә утны көйләгән.

Ике сәгатьтән соң, Түбән Кама районында 2164 йортта ут бетү турында хәбәр килгән. 4 меңнән артык кеше утсыз калган. Биредә дә электр утын тиз арада көйләгәннәр. Ике очракта да көчле җил электр үткәргечләрне өзгән булган.  

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100