Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Бүген Җир өстендә "канлы" Ай эленеп торачак

Бу вакытта Ай кып-кызыл төскә кереп, "канлы" кебек күренәчәк.

news_top_970_100
Бүген Җир өстендә "канлы" Ай эленеп торачак
"Канлы Ай" күренеше 27 июльдән 28 июльгә каршы төндә 4 сәгать дәвамында күренәчәк. Бу турыда "Известия" яза.

Бүгенге төндә сирәк очрый торган ике  күренеш берьюлы була: тулы Ай тотылу һәм Марсның кара-каршы урнашуы.

Тулы Ай тотылу 103 минут дәвам итеп, XXI гасырда иң озыны булачак. Аны Европа, Азия, Австралия, Көньяк Америкада яшәүчеләр күзәтә алачак. Ай тотылу якынча 21.30 сәгатьтә башланачак. Бу вакытта Ай кып-кызыл төскә кереп, "канлы" кебек күренәчәк.

Шулай ук бүген Марс планетасының Җиргә кара-каршы урнашуы күзәтеләчәк. Бу вакытта Җир шары Марс белән Кояш арасыннан узачак. Марс Юпитер һәм Венерадан да яктырак булып күренәчәк.



Быел ел башында шундый күренеш булган иде инде.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100