Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Бүген дә мин Гомәр хәзрәт нәсыйхәте белән яшим»

Күп еллар Түбән Новгородның Җәмигъ мәчете имамы Гомәр хәзрәт Идрисов белән бергә эшләгән галимә Фирдәүс Ваһапова үзенең истәлекләре белән бүлеште.

news_top_970_100
«Бүген дә мин Гомәр хәзрәт нәсыйхәте белән яшим»
http://dumrf.ru

8 ноябрь көнне күренекле һәм хөрмәтле мөселман дин әһеле, Түбән Новгородның Җәмигъ мәчете имамы Гомәр хәзрәт Идрисов вафат булган. Казан федераль университетының Халыкара мөнәсәбәтләр институтының халыкара мөнәсәбәтләр, дөнья сәясәте һәм дипломатия кафедрасы доценты, галимә Фирдәүс Ваһапова Гомәр хәзрәт Идрисов белән якыннан таныш була. Ул Гомәр хәзрәтнең эшчәнлеге турында истәлекләре белән бүлеште:

9 ноябрьдә Түбән Новгород Диния нәзарәтенең беренче рәисен, хөрмәтле Гомәр хәзрәт Идрисовны җирләделәр. Гаиләсенең тирән кайгысын уртаклашам. Кызганыч, мин анда була алмадым, чөнки инде 4 ел туган Казанымда яшим.

Кеше турында еш кына: «Вакытсыз китте», — дип әйтәләр. Аллаһы Тәгаләнең һәрберебезгә карата үз чираты тезелгән: яшенә дә, картына да, хәтта сабыйга да. Мәрхүмнәргә безнең догаларыбыз кирәк.

Гомәр хәзрәт белән бәйле кайбер истәлекләр белән уртаклашасы идем. Аның белән 90нчы еллар башында таныштым. Башта 1989 елда «Туган як» иҗтимагый үзәгенең әгъзасы буларак, ә инде 1991 елдан башлап «Ватаным Нижгар» программасы мөхәррире, дикторы һәм тапшыруларның алып баручысы буларак танышуыбызны дәвам иттек. Ул вакытта еш кына мәчеткә Гомәр хәзрәткә интервью алырга килә идем, чөнки Нижгарлар арасында ул бик акыллы, укымышлы, заманча прогрессив кеше булуын алдан ишеткән идем инде. 1994 елда Гомәр хәзрәт мине Горький педагогика университетына (Нижгар педагогика университеты) чакыртып, үзенең ярдәмчесе һәм матбугат хезмәткәре итеп куйды. Ул вакытта без Диния нәзарәте документларын әзерләп расладык. Анда Гомәр хәзрәт рәис булып, Гаяз хәзрәт Закиров аның урынбасары булып озак еллар бергә эшләделәр.

Шуны да хәтерлим: мөфти Равил хәзрәт белән Гомәр хәзрәтнең мөнәсәбәтләре аеруча җылы иде. Чөнки Гомәр хәзрәтнең сөйләве буенча, алар өчәү — Равил хәзрәт һәм Татарстанның беренче мөфтие Габдулла хәзрәт белән Совет чорында Бохарада бергә укыганнар. Гаиләләре дә янәшә булганнар. Әлбәттә, яшь чакта шәкерт булуларын, Бохараны һәм андагы укытучыларны, остазларын бик җылы итеп искә ала иде Гомәр хәзрәт. Күп еллар узуына да карамастан, бу хакта ул истәлекләр итеп китап та язды.

Минем белүемчә, Гомәр хәзрәт - киң векторлы кеше. Ул дин әһеле дә, атаклы галим дә, укытучы да, иҗтимагый мәсьәләләр белән дә шөгыльләнде, яшьләргә һәрвакыт теләктәшлек белдереп, ярдәм итеп килде.

Аның белән бергә эшли башлагач ук хәзрәтнең олы шәхес булуына төшендем. Кайчан гына бүлмәсенә керсәм дә, ул гел укып утыра иде. Бик күп укыды. Администрациядә башка дин әһелләре арасында чыгышлары иң мәгънәле, иң акыллысы булды. Ничә тапкыр ишеткәнем булды: «Тыңлагыз, тыңлагыз. Хәзер Гомәр хәзрәт чыгыш ясаячак. Аның сүзләре иң үтемле, иң файдалы, акыллы», — дип бер-берсенә пышылдашалар иде. Шул вакытларда мин шатланып, горурланып утырдым. Шул укымышлы, акыллы кеше булганы өчен аны галимнәр дә хөрмәт итә иде.

Мин килгәндә мәдрәсә төзелеп бетеп килә иде. Аның ачылышына 1994 елда зур халыкара конференция уздырдык. Ул минем беренче оештырган мәҗлесем булды. Шунда Гомәр хәзрәт: «Минем төп ярдәмчем булырсың», — диде. Чит мөселман илләреннән, Россия төбәкләреннән күп кенә галимнәр, җитәкчеләр килделәр. Анда Гомәр хәзрәт белән бергә мөфти Равил хәзрәт Гайнетдин, эшмәкәр Рәшит Баязитов тантаналы ачышта һәм халыкара конференциядә катнаштылар.

Шуннан соң Нижгар университетыннан халыкара мөнәсәбәтләр факультетының беренче деканы Олег Алексеевич Колобов мине дә университетка эшкә чакырды. 1999-2016 елларда мин «Ислам эзләнүләре» программасын җитәкләп бардым. Бу эшкә Гомәр хәзрәт болай дип киңәш бирде: «Син инде матбугат хезмәткәреннән үстең, әгәр дә чакыралар икән, фән белән вакытында шөгыльләнергә кирәк», — диде. Ул Россиядә уникаль программа булды.

Аны өч мөфти: Равил хәзрәт, Татарстан мөфтие ул вакытта Госман хәзрәт иде һәм безнең Гомәр хәзрәт хуплады. Моңа Мәскәү, Казан һәм Нижгар ислам уку йортларының ректорлары үз фатихаларын бирде.

15 ел дәверендә программаны 500дән артык Нижгар университеты студенты узды. Ул ислам тарихын һәм мәдәниятен тирәнтен өйрәнүнең комплекслы программасы булып торды. Ул еллар ислам өчен кыен заман иде. Шулай да студентлар безнең дәресләргә яратып йөрделәр. Университет галимнәре белән янәшә, Маһинур мәдрәсәсе һәм Хөсәен Фәезханов исемендәге Ислам институты укытучылары студентларны ислам дине нигезләренә өйрәттеләр. Гомәр хәзрәт, Дамир хәзрәт, Габделбари хәзрәт (ул да хәзер мәрхүм инде) укытучыларга эш хакын үзләре түләделәр. Әлеге программаны уңышлы тәмамлаган студентларга сертификатлар тапшырылды.

Гомәр хәзрәт җитәкчелегендә Диния нәзарәте күп кенә форумнар җыентыкларын, галимнәрнең китапларын бастырып чыгарды. Гомәр хәзрәт яшьләргә, галимнәргә һәрдаим матди яктан ярдәм итеп торырга тырышты. Яшьләрне алда булырга, укырга өндәде. Гомәр хәзрәт яшьләргә бик игътибарлы булды.

Мин бервакыт Диния нәзарәтендә эшли башлаганчы ук, Гомәр хәзрәттән интервью алырга килгән идем. Бу сентябрьдә мәчет каршында якшәмбе мәктәпләре эшли башлаган вакыт. Шул турыда әңгәмә корасым килде. «Яшьләрдән ал интервью, менә мәктәпнең мөдире», — ди Гомәр хәзрәт. Борылып карасам, ике япь-яшь егет тора. Берсе — Дамир Мөхетдинов, икенчесе — Рөстәм Батров. Шул 9нчы сыйныф укучысы Дамир Мөхетдинов якшәмбе мәктәбенең мөдире булып чыкты. Менә аннан интервью алдым да инде. Дөресен генә әйткәндә, ул вакытта рус телендә булды. Хәзер инде Дамир хәзрәт галимнәрчә, дин әһеле буларак та русча да, татарча да бик җитди, матур итеп сөйләшә.

Күптән түгел октябрь азагында Болгар академиясендә икенче халыкара форум узды. Анда Мәскәү ислам, теология һәм хокук көллиятенең ректоры Ринат хәзрәт Фәсхетдинов белән Гомәр хәзрәтне җылы итеп искә төшергән идек. Ул безнең дәресләребезне, галимнәребезне һәм Гомәр хәзрәтне бик югары бәяләде.

Мәдрәсәдә укыган шәкертләр безнең Нижгар мәчетләрен имамнар белән тәэмин иттеләр. Ул рухи яктан гына түгел, бу Гомәр хәзрәтнең матди яктан да зур эше, хезмәте. Гаяз хәзрәтне дә әүвәл үзенең урынбасары, аннары Региональ милли татар автономиясенең рәисе булырга да Гомәр хәзрәт өндәде. «Мәчет дин үзәге генә түгел, ә мәдәният, иҗат үзәге дә», — диде. Региональ милли татар автономиясен мәчет адресы белән расладык. Күпме артистлар концертлар белән килде, күпме яшьләр биредә үзләренең талантын ачты. Гомәр хәзрәт иганәчеләрне миннән эзләттереп, матди яктан яшь иҗади талантларга бик зур ярдәм күрсәтте. Гаяз хәзрәт белән бергә күпме концертлар алдыннан тәбрикләү сүзләре, Сабантуйларда үгет-нәсыйхәтләр белән чыгышлар ясадылар. Ул вакытта дини яктан күтәренке заман иде. Яше дә, карты да мәчеткә таба юнәлде. Мин якшәмбе мәктәбендә татар теле дәресләрен алып бардым. Үземнең балаларым да шул якшәмбе мәктәбендә укыдылар.

Гомәр хәзрәт кешелекле иде. Безгә карата гына түгел. Намаздан соң чыккач, мәчет ишегалдында бер ир заты ипигә акча сорап тора. Кыяфәте үк аның бу акчаны ипигә тотмаячагы күренеп торса да бирде. Шунда Гомәр хәзрәт болай диде: «Ул миннән ипигә дип сорады акча. Мин аңа ипигә бирдем, аның гозерен үтәдем. Калганы аның эше. Һәрберебез үзебез кылган гамәлләребез өчен җаваплы», — диде. Шуннан соң шул ир кеше бер атна буе килеп, мәчет ишегалдын себереп йөрде. Шуны эш хакы белән кайтарды.

Мин 35 ел буе Нижгар якларында яшәдем. Анда туганнарым булмаса да, ялгыз булмадым. Диния нәзарәтендә хезмәт иткән елларымны бик җылы итеп искә алам. Гомәр хәзрәткә чиксез рәхмәтлемен. Ул иң зур эш эшләде — хәзрәт мине намазга бастырды. Балаларым да һаман янымда булуга мөмкинлекләр тудырды. Ана өчен бу бик мөһим мәсьәлә.

Ул миңа: «Алладан гына куркырга кирәк. Кеше нинди генә дәрәҗәдә булса да, барыбер ул кеше генә», — дия иде. Бүгенге көндә дә мин Гомәр хәзрәт нәсыйхәте белән яшим. Гомәр хәзрәтнең рухы шат, урыны җәннәттә булсын, амин, — диде Фирдәүс ханым.

9 ноябрь көнне Түбән Новгород зиратында Гомәр хәзрәт Идрисов белән хушлашканнар.

Гомәр хәзрәт Идрисов Бохарадагы Мири-Гарәп югары ислам мәдрәсәсенең мактаулы студентлары исемлегенә дә кертелгән. Аның исемен мәдрәсә мәңгеләштергән. Диния нәзарәтенең пленумында Түбән Новгород шәһәре Җәмигъ мәчете имамы Гомәр хәзрәт Идрисовның дога укыган мизгелләре төшерелгән.


Гомәр хәзрәт Идрисов (1954-2020) — Совет һәм Россия мөселман дин эшлеклесе. 1993-2008 елларда Түбән Новгород һәм Түбән Новгород өлкәсе мөселманнарының Диния нәзарәте рәисе, Түбән Новгород мөселман мәдәнияте үзәге президенты.

1980 елда Бохарадагы Мири-Гарәп югары ислам мәдрәсәсенә укырга керә һәм җиде еллык уку курсын экстерн рәвештә тәмамлый. 1987 елда Имам әл-Бохари исемендәге Ташкент Ислам институтын тәмамлый. 1988 елда Түбән Новгородтагы Җәмигъ мәчетен торгызуда актив катнаша.

1991 елдан Түбән Новгород Җәмигъ мәчете имам-хатыйбы. 1993 елдан Түбән Новгород һәм Түбән Новгород өлкәсе мөселманнарының Диния нәзарәте рәисе булып тора. 1994 елда Гомәр хәзрәт җитәкчелегендәге «Маһинур» мәдрәсәсе төзелеше тәмамлана һәм беренче студентлар кабул ителә.

2003 елның маенда Россия Мөфтиләр шурасының II дәрәҗә Дан ордены белән, ә 2004 елның июлендә Россия Президенты Владимир Путин Указы белән Дуслык ордены белән бүләкләнә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100