Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Бүген Чистай районында боз яуган, бакчадагы үсемлекләр яраксыз хәлгә килгән

Түтәлдәге кишерләрне, бәрәңгеләрне, помидорларны боз бәреп бетергән.

news_top_970_100
Бүген Чистай районында боз яуган, бакчадагы үсемлекләр яраксыз хәлгә килгән

Чистай районының Исләй авылында бүген бозлы яңгыр яуган. Бу турыда социаль челтәрләрдә хәбәр иттеләр.

Фейсбук челтәрендә Мөхәммәд Садыйков сәхифәсендә әлеге бәла-казаның видеосы чыкты. Ул бакчадагы үсемлекләрне күрсәтә.

«Монда кишер, монда бәрәңге иде», — дип сөйләнә. Видео кадрларында су каплаган түтәлләр, карлы-бозлы су астында калган яшел үсемлекләр сурәтләнгән.

«Помидорлар да үлеп беткән», — ди хуҗа кеше. Ул аяклары белән бозлы капламны төрле якка этеп җибәрә, аның шактый гына калын булуы күренә.

«Аллаһ сакласын», — дип яза ул.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100