Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Бүген бик авыр…»: Илназ Баһның якын дусты фаҗигале төстә һәлак булган

Җырчы дустының рухына багышлап, «Бер күрешү үзе бер гомер» дигән җыр иҗат иткән.

news_top_970_100
«Бүген бик авыр…»: Илназ Баһның якын дусты фаҗигале төстә һәлак булган
Рамил Гали

Җырчы Илназ Баһның якын дусты фаҗигале рәвештә вафат булган. Бу хакта ул инстаграмда хәбәр итә һәм дустының рухына багышлап иҗат иткән җырын башкара. Җырның сүзләрен Радик Муслухов язган.

«Бүген бик авыр көн булды, дуслар. Бик яшьли арабыздан якын дустым Ирек фаҗигале рәвештә, бер дә көтмәгәндә-уйламаганда бакыйлыкка китеп барды.

Ярдәмчел, туган җанлы, дус җанлы иде. Гади кешеме, баймы, барысын да тигез күрде. Рәхәтләнеп биергә, җырларга яратты. Күңеле киң, йөрәге зур иде аның. Әтисе, әнисе, тормыш иптәше, абыйлары һәм барча якыннарына сабырлык телим. Бик авыр, бик зур кайгы. Урының җәннәт түрләрендә булсын, Ирек дус», — дип яза ул.

Әлеге сүзләргә комментарийларда җырчы Азат Абитов та кушылган. «Ирек абый минем авылдашым да, дустым да иде… Әле һаман да ышанып булмый… Урыны җәннәттә булсын иде», — дигән ул.

Башка сәхнәдәшләре һәм виртуаль дуслары да Илназның тирән кайгысын уртаклаша.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100