news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Бөгелмә районында көтүчене үгезләр сөзеп үтергән

Татарстан Тикшерү комитеты хезмәткәрләре фаҗиганең сәбәпләрен ачыклый.

news_top
Бөгелмә районында көтүчене үгезләр сөзеп үтергән

Бөгелмә районы.Иске Сумароково авылында үгезләр көтүчене сөзеп үтергән. Бу хакта ТР Тикшерү комитеты җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий хәбәр итә, дип яза "Татар-информ"

57 яшьлек көтүченең үле гәүдәсе кичә кич табылган. Ир-атның тәнендә мөгез һәм тояк яралары була.   

Ир-ат күптән түгел генә фермер хуҗалыгына көтүче булып эшкә урнашкан була. Фаҗига булган көнне иртәнге 6 да ул сыер көтүе көтәргә чыга. Көтүдә өч үгез дә була. Көтүче билгеләнгән вакытка фермага кайтмый. Хуҗа кеше аны эзләргә чыгып китә. Вафат булган ир-атның мәете болын уртасында табыла. Көтүченең гәүдәсе янында ертылып беткән куртка табыла, ә аның гәүдәсе янында тояк эзләре була. 

Тикшерү комитеты хезмәткәрләре фаҗигале хәлнең сәбәпләрен ачыклыйлар. 



Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар