Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Бөгелмә районында ике башлы елан тапканнар

Инстачылар бу сәер җан иясе иректә яши алмас дигән фикердә.

news_top_970_100
Бөгелмә районында ике башлы елан тапканнар

Бөгелмә районында яшәүче Мария Сибгатуллина ике башлы кечкенә елан очраткан. Сәер җан иясенең фотоларын инстаграм сәхифәсенә урнаштырган. Аның фотолары белән «Челны онлайн» инстгаграм паблигы да бүлешкән.

Әлеге пост астында гаҗәпләнүгә караганда, шаян рухтагы комментарийлар күбрәк.

«Бу әни безгә кунакка килгәч, әни белән мин»;

«Бу еланның әти-әниләре ковидтан прививка ясаткан булгандыр, мөгаен»;

«Минем хатынның әнисе бит бу»;

«Аҗдаһа булган бу. Өченче башы кая икән?»;

«Болар барысы да Моргенштерн аркасында»;

«Бигрәк матур. Бу елан белән алга таба нәрсә булачак?» — дигән сорауга: «Гастрольләр, эфирлар, газетада интервьюлар, уңышлы кияүгә чыгу, аерылу, яңадан гастрольләр һәм эфирлар», — дип шаярткан берсе.

«Бүгенге экологиябезнең халәтен күрсәтә. Кая хәтле барып җитәрбез»;

«Табигый шартларда исән калмас, мөгаен. Белгечләр кулына тапшырырга кирәк», — дип борчылучылар да бар.

"Табигатьтә мондый еланга исән калуы авыр. Төп проблема - куркыныч янаганда башларның кайсы кая качарга белмәячәк. Ике башка - бер тән", - дигәннәр.

Мария үзе кечкенә тузбашны иреккә җибәрүе турында хәбәр итә.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100