Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Бөгелмәдә юлга түләмәс өчен, таксистны вәхшиләрчә үтергәннәр

Азнакайда яшәүче ике ир-ат такси машинасына ут төртә.

news_top_970_100
Бөгелмәдә юлга түләмәс өчен, таксистны вәхшиләрчә үтергәннәр
https://tatarstan24.tv

Татарстан Югары судында Бөгелмәдә таксистны вәхшиләрчә үтерү турында эшне карый башладылар. Азнакайда яшәүче ике ир-ат әлеге җинаятьтә гаепләнә. Алар эшне присяжныйлар каравын сораган. Бу турыда «Татарстан 24» каналы хәбәр итте.

«Коллегиягә 13 кеше — сигезе төп, бишесе запаска билгеләнде. Присяжныйлар суды хөкем ителүчеләрнең гаепле яки гаепсез булуын билгеләргә тиеш. Алар гаепләү яки аклау карары чыгарачак», — дип сөйләгән Татарстан Югары судының матбугат сәркатибе Наталья Лосева.

Җинаять 2020 елның декабрендә Бөгелмәдә була. Ике ир-ат Азнакайга барырга чыга. Алар такси чакыра. Ир-атлар юл өчен түләүдән баш тарта. Шуннан соң таксист белән низаг чыга. Таксистның аркасына пычак кадыйлар.

Җинаять эзен яшерү өчен, пассажирлар машинага ут төртә. Очраклы узып баручылар коткаручыларны чакыра. Салонда мәет табыла.

Видеокүзәтү камералары һәм мобиль хәбәрләргә карап, оперативниклар җинаятьтә шикләнелүчеләрне тиз арада тоткарлый.

«Әгәр гаепләү вердикты чыгарсалар, суд хөкем ителү срогын билгели, аклау карары булса, хөкем карары да аларны аклый», — дигән Лосева.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100