Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Бөгелмәдә танылган журналист Сергей Голубев фаҗигале рәвештә үлгән

Танышлары һәм якыннары 49 яшьлек Сергей Голубевны бик мәрхәмәтле иде дип искә ала.

news_top_970_100

Бөгелмәдә танылган журналист Сергей Голубев 49 яшендә вафат булды. Ул 10 майда Соколка тавына фото төшерергә дип менә һәм егылып төшә. Шуннан соң Сергей комага китә һәм тугыз көннән соң үлә. Бу турыда «Татар-информ» агентлыгы хәбәр итте.

  • Соколка тавы — Бөгелмәнең иң биек ноктасы, анда менгәч, шәһәр уч төбендәге кебек күренә

«Сергей бик мәрхәмәтле, ачык һәм позитив, юмор хисле кеше иде. Бик авыр вакытта да ярдәм итте. Без бергә бик күпне кичердек, 2018 елда телеканал ябылуын да бергә уздык. Ул беркайчан да төшенкелеккә бирелмәде, көче ташып тора иде. Безнең өчен бу бик зур югалту», — дип сөйли мәрхүмнең якын дусты, «РЕН-ТВ-Бөгелмә» телеканалының элеккеге редакторы Ирина Герасимова.

Сергей Голубев бик озак вакыт биредәге телеканалда эшли, спорт блогын алып бара, «Личное мнение» программасының авторы була. «Бөгелмә авазы» басмасында да эшләп ала, сәяхәткә йөри, автостоп белән Европага кадәр барып җитә, шәһәрдәге шахмат клубында дәресләр бирә.

«Без аның белән 15 ел чамасы бергә эшләдек. Аның булмавына ышана да алмыйм. Мин аннан да ихласрак, укымышлы кешене белмим», — ди Ирина Герасимова.

Сергейның әнисе һәм кызы ятим калган.

Журналистны иртәгә, 22 майда, 13 00 сәгатьтә Бөгелмәнең Октябрь урамындагы 19 йортның 4 подъезды каршыннан соңгы юлга озаталар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100