Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Бөгелмәдә мөһер сугылган кәгазьләрне урманга чыгарып ташлаганнар

Яндекс.Район сервисында Бөгелмә шәһәре кешесе мөһер сугылган бер өем кәгазьләр аунап ятуын хәбәр итә.

news_top_970_100
Бөгелмәдә мөһер сугылган кәгазьләрне урманга чыгарып ташлаганнар

Рамил исемле Бөгелмә кешесе гөмбә җыярга баргач, агач төбендә аунап яткан бер өем кәгазьләргә тап була. Аларны фотога төшереп, бу турыда Яндекс.Район сервисында хәбәр калдыра.

  • Яндекс.Район — махсус сервис. Биредә үзара күршеләр аралашалар, төрле кызыклы вакыйгалар һәм урыннар турында сөйлиләр, фикер алышалар.

Фотолардан күренгәнчә, әлеге кәгазьләр Лениногорск районы буенча Эчке эшләр идарәсенә карый. Анда төрле җинаятьләрдә гаепләнүчеләрдән алган сораштырулар, ягъни җинаять эшенә бәйле документлар бар.

Бөгелмә шәһәренең үзәк район хастаханәсе адресы язылган травматологик авыруларны исәпкә алу журналы да бар. Бу кәгазьләрдә сер булып сакланырга тиешле мәгълүматлар - әйтик, кешеләрнең авыру тарихлары язылган.

Әлеге язма астынада комментарийлар да калдырганнар: «Сәер, тикшерү бүлеге материаллары урманда, агач астында…», «Эшләрен эшләгәннәр дә, дәлилләрне чыгарып ташлаганнар. Алар 5 ел сакланырга тиеш».

Бу кәгазьләрнең ни өчен шулай аунап ятуларын белер өчен үзәк район хастаханәсенә шалтыраттык. «Андый документларны, гадәттә, полиция хезмәткәрләре соратып ала, үзләренең эшләре буенча. Без каян белик, нишләп анда икәнен. Алардан сорагыз. Калганын барысын да рәсми рәвештә, баш табибның рөхсәте буенча гына сорый аласыз», — дип җавап бирделәр.

Лениногорск районының дежур частенә шалтыраткач: «Без башта барысын да карап чыгып, бу хәлнең дөресме икәнен ачыкларга тиешбез», - дип хәбәрченең телефон номерын язып алдылар. Ярты сәгать эчендә Лениногорск полиция бүлегеннән оператив хезмәткәр Айдар Ханзафаров шалтыратып, барысын да кабат бәйнә-бәйнә сөйләтеп, әлеге хәбәргә сылтама алып, алга таба да элемтәдә булыгыз дип саубуллашты.

Без документларны сайтка урнаштырган Рамилнең үзе белән дә элемтәгә кердек. Ул бу кәгазьләрнең кайда ятканнарын гонорар түләгән очракта күрсәтергә вәгъдә бирде. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100