news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Бөгелмәдә ике егет таксистны чәнчеп үтереп, машинасын яндырган

Исерек пассажирлар такси өчен акча түләүдән баш тарткан.

news_top
Бөгелмәдә ике егет таксистны чәнчеп үтереп, машинасын яндырган

Бөгелмәдә бер таксистны үтереп, машинасын яндырганнар. Җинаятьтә шикләнелүче ике егетне тоткарлаганнар. Бу турыда «Татар-информ» агентлыгына үз чыганаклары хәбәр иткән.

Ике исерек егет Азнакайдан Бөгелмәгә бару өчен такси чакырта. Шәһәргә килеп җиткәч, алар такси өчен түләүдән баш тарта. Шуннан соң җәнҗал чыга. Егетләр таксистның аркасына пычак кадый. Аннары исерек егетләр машинаны һәм аның эчендә утырган ир-атны яндырырга карар кыла.

Яна торган машинаны шаһитлар күреп ала. Алар янгын сүндерүчеләргә хәбәр итә. Янгынны сүндергәч, машина эчендә таксист мәете табылган.

Хокук саклаучылар ике егетне тоткарлады. Алар Чистай һәм Азнакай кешеләре булып чыккан. Берсенә 23 яшь, икенчесенә 25 яшь, диелә бу хәбәрдә.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар