news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Бөгелмәдәге бер фатирда өч яшьлек бала белән ата мәетләрен тапканнар

Фатирда газ җиһазлары да, вентиляция дә төзек булган.

news_top
Бөгелмәдәге бер фатирда өч яшьлек бала белән ата мәетләрен тапканнар

Бөгелмә шәһәренең Гафиятуллин урамындагы биш катлы йортта өч яшьлек кыз һәм аның әтисенең мәетләрен тапканнар. Бу турыда «Татар-информ» агентлыгына Татарстан буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында хәбәр иттеләр.

Фаҗига турында хәбәр 18 ноябрьдә 13.30 сәгатьтә килгән.

«Бөгелмә газ» оешмасы хезмәткәрләре газ чыкмавын һәм җиһазларның ватык булмавын ачыклаган. Фатирда вентиляция системасы да төзек булган.

Урында хокук саклау органы хезмәткәрләре һәм авария хезмәтләре эшли, диелгән әлеге хәбәрдә.

28 яшьлек ир-ат һәм 3 яшьлек кызы үлеме сәбәпләрен белгечләр билгеләячәк.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар