Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Бөерләргә таш утырмасын өчен нишләргә?

Бөерләрендә таш булмаган яки махсус диетада утырмаган кеше көненә 2-3 литр су эчәргә тиеш, диде табиб.

news_top_970_100
Бөерләргә таш утырмасын өчен нишләргә?
pixabay.com/ru

Эссе һава торышы булганда суны күп эчәргә киңәш итәләр, әмма бөерләрдә таш барлыкка килүне кисәтү өчен уртача температура булганда да җитәрлек күләмдә су эчәргә кирәк. Бу хакта онколог-уролог Ярослав Потаповка сылтама белән РИА Новости яза.

Җәй көне суны 2-3 тапкыр күбрәк эчәргә кирәк. Хәер, организмда су балансын җайда тотуны һәрдаим кайгыртып тору зарур: су җитмәү аркасында бәвел бүлеп чыгару органнарында таш утырырга мөмкин, дип кисәтә табиб. Аның сүзләренчә, бөерләрдә башта ком, аннан таш утыру төрле сәбәпләр аркасында килеп чыга, шуларның берсе — су җитмәү.

«Алар бик күп: метаболик, гормональ тайпылышлар, кешенең тормыш рәвеше үзенчәлекләре, туклану — болар барысы да бөерләргә таш утыруга сәбәп була ала. Һәм бу сәбәпләрнең берсе — җитәрлек күләмдә су эчмәү», — диде Ярослав Потапов.

Каршы күрсәтмәләр булмаганда, көн саен эчәргә кирәкле су күләме билгеле, диде белгеч.

«Бөерләрендә таш булмаган яки махсус диетада утырмаган кеше көненә 2-3 литр су эчәргә тиеш, бу норма», — диде табиб.

Бу очракта сүз чиста су турында гына түгел, ә гомумән сыеклык турында бара: чәй, кофе, морс яки шулпа — су балансы өчен моның әллә ни әһәмияте юк. 

Шул ук вакытта кайбер кешеләр өчен су нормадан күбрәк тә кирәк була ала, болар — спортчылар, шактый күп физик активлык алып баручылар.

«Спортчылар, бигрәк тә бодибилдинг белән шөгыльләнүчеләр тәүлегенә 6-7 литр сыеклык эчә. Алар махсус диеталар тоту аркасында су да күбрәк кирәк», — диде табиб.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100