Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Бөек Ватан сугышы ветераны Гарифҗан Галиев: “Берлин халкы фашистлардан коткарган өчен безгә рәхмәт әйтә!"

Гарифҗан абый белән сөйләшкәндә дөньям әллә ничә тапкыр үзгәрде. 90 яшькә җиткән әби-балалар бала күңелле, үпкәләүчән була, диләр. Гарифҗан абый андыйлардан түгел! Моңа аның үз башыннан кичергәннәре, үз күзләре белән күргәннәре нык тәэсир иткәндер. Бөек Ватан сугышы ветераны, илебезгә тынычлык алып килгән кеше бит ул! Аның алдында мин баш иям. Сөйләшкән вакытта Гарифҗан абый әллә ничә тапкыр елап җибәрә язды. Беләсезме, шул мизгелдә үземнең дә күңел тутырып елыйсым килде...

news_top_970_100
 Бөек Ватан сугышы ветераны Гарифҗан Галиев: “Берлин халкы фашистлардан коткарган өчен безгә рәхмәт әйтә!"
Сугышның нинди афәт икәнен үз башыннан кичергән кеше генә белә. Нишлисең, Гарифҗан абыйга да Ходай сугыш афәтен күрергә язган. 

Гарифҗан абыйга күп сорау бирмәдем. 92 яшьлек ветеран нәрсә сорыйсымны алдан сизгән кебек, уйлаган сорауларыма ук җавап бирде.

- Гарифҗан абый, нәрсә ул сугыш? Ничек башланды ул? Нигә башланды ул? 78 ел элек ниләр булды соң? Сөйләгез әле, - дип кенә сорадым мин аннан. Бөек Ватан сугышы ветераны, Балтач районының мәгариф ветераны, күренекле җәмәгать эшлеклесе, районның мактаулы гражданины, Чепья авылындагы “Халыклар дуслыгы” музееның алыштыргысыз директоры Гарифҗан абый Галиев сугышта күргәннәрен һәм үз башыннан кичергәннәрен сөйләде.



Кояш баеганда башланган сугыш

-Авыл - авыл инде ул. Авылда эшләми булмый. Сугыш башланганда миңа 14 яшь иде. Мин колхозчы булып эшли башлаган идем. Кояш баеганда эштән кайтып киләбез, каршыга колхоз председателе очрады, “герман сугыш башлаган”, диде. Сугыш безнең өчен менә шулай башланды. 

Безнең колхоз председателе эшлекле кеше иде, зур радиоалгычы бар. Ул бөтен әйберне шуннан тыңлап белә иде. Башка колхозда андый радио юк. Сугыш чорында радиоалгычны алып киттеләр, күрәсең, артыгын белергә ярамаган. 

14 яшьлек малай чак, эштән кайтып килү, радиоалгыч һәм кояш баюы... Менә нәрсә ул сугыш! Бер мизгелдә - күзне ачып йомганчы, кеше тормышынең асты өскә әйләнә. 

Гарифҗан абый сөйләгәндә сугыш чорын күз алдыма китердем. “Без нишләгән булыр идек икән?” - дидем. Тәннән кырмыскалар йөгергән кебек. Юк шул, хәзерге яшьләр бөтенләй бүтән кебек... Ходай күрсәтмәсен. Без алай нык була, җиңә алмас идек, кеше таптаганнан урталай бөгелеп төшкән чәчәкләр сыман сыгылып төшәр идек дигән фикерләр килә. Гарифҗан бабай сөйләгәннән элек кешеләр рухи яктан көчле, нык, төз булган кебек тоела. 

Ветераннарга үзләре исән чакта рәхмәт әйтеп калыгыз! 5-6 елдан соң Бөек Ватан сугышында катнашканнар арабызда калмаска да мөмкин.    

"Сугыш – ул тынычлык түгел. Сугышны хәзер төрлечә сурәтлиләр. Бу яки теге ялгыш булганмы, без аны көткәнбезме, аңа әзерләнгәнбезме, башкалар... Кем нәрсә булдыра, шулай сөйли хәзер", - дип ачулана Гарифҗан абый. 



-Германия безнең белән сугышка озак еллар әзерләнде. Ул шунда ук 5 мең танкны безгә төбәп куйды! Шул вакытта гына ясамады бит ул аны. 1933 елда хакимияткә килгәч үк, Гитлер безгә каршы эшләрен башлады. Безнең җир күп, аларныкы аз. Менә шул. Украина, Белоруссия җирләрен алу – шул вакытта корылган планнар.

Безнең ил, сугыш башлангач, 1890 елдан 57 буынны, 37 миллион кешене җыйды! Бездә 17 яшьтән җыя башладылар. Менә мин 17 яшьлек малай идем. Гитлер сугыш азагында 16 яшьлекләрне дә җыйды, чөнки аларда кеше аз иде. 

Көнбатыш чик озынлыгы 3 мең километр иде. 10 миллион кешене шунда тоттылар. Безнекеләргә корал кирәк иде, ә корал җитмәде, чөнки аны ясый торган заводлар көнчыгышка күчте. 

Миндә Рузвельт, Черчилль һәм Сталинның үзара язышкан яшерен хатларыннан торган ике томлык китап бар. Америка президенты Рузвельт, параличланган булуына карамастан, ничәмә-ничә тапкыр ил башы булды. Аларда Президентны ике генә срокка сайлыйлар, Рузвельт исә дүрт тапкыр сайланды! Нинди акыллы кеше булган бит ул! 

Америка безгә корал бирде. Безнең заводлар көнчыгышка күчте, аларны көчкә генә эшләтеп җибәрә алдылар. Американың булышуы бик ярдәм итте безгә.



Америка белән безнең илнең сөйләшүләре өч җирдә булды. Беренче сөйләшү Тегеранда, Иран башкаласында. Ул чакта Сталинградта бик каты сугышалар иде. Сталин шунда:“Әйдәгез, сез икенче фронт безгә авыр!”, - диде. Американнар сугышны 1944 елның июнендә генә башлады. Һаман безнеке кырылды! Халык үлде! Шулай да американнар безгә ярдәм итте, рәхмәт инде.

“27 миллион кеше бетте!”

- Кеше күп үлде бит, күп үлде! “Хәбәрсез югалган” дигән әйбер дә бар бит. Кешеләргә медальон биреп кертергә тиешләр иде! Сугыш 22 июньдә башланды, ә медальон бирмәделәр! Кем ул? Кайсы авылныкы ул, кайсы шәһәрнеке? Билгесез. 1942 елның февраленә кадәр кешеләрне медальонсыз гына керттеләр.

Хәзер сугыш турында төрлечә сөйлиләр. Такылдыклар дисәм, дорфа булыр инде, әмма яраклашучылар шулай сөйли хәзер, ләкин факт факт булып кала: сугышта 27 миллион кеше бетте, - диде Гарифҗан абый.

Сугышка китү

- Мәктәпне тәмамлаганда тарих буенча бердәм дәүләт имтиханы тапшырдым. Сынап карау имтиханнарын күп тапкыр яздык, ләкин кышның бер аенда тапшырылганы аеруча истә калган. Нигә дисезме? Сынап карау имтиханнарын райондагы барлык авыл мәктәпләре укучылары бер урында тапшыра. 

Имтихан башланырга 10 минут калды, көтәбез. Гадәттә, һәр кабинетның үз күзәтүчесе була. Бездә бер абый белән бер апа иде. Шул абыйның кем икәнен белмим, без аларның кем икәннәрен белергә тиеш тә түгел идек, әмма нәрсә әйткәнен ачык хәтерлим. 

“Кызлар-егетләр, сез бик нәзәкатьле предмет өйрәнәсез. Тарихны аны беркем дә белми! Китапта язылганга ышанабыз, шулай дөрес дип уйлыйбыз. Тарихны үз күзе белән күргән кеше – менә кайда ул тарих. Шуннан да яхшырак китап булмас”, - диде ул. Ничек дөрес әйткән бит ул! Ничек төгәл! 

1944 елда мин сугышка киттем. Сугыш чоры булу сәбәпле, хәрби училищеда кыска вакытлы уку булды. Шунда ук частькә җибәрделәр. 38 дивизия, 56 полкта хезмәт иттем. 

Унсигез яшемдә инде һава флотында Ил-2, Ил-10 маркалы самолетларда радист-укчы булып хезмәт иттем. Әлеге самолетларны "оча торган танклар" дип йөртәлә иде. 6,5 тонналы бронялы авыр техника, артык биеккә дә күтәрелә алмый. Ул күперләрне, дзотларны юкка чыгару өчен һәм танкларга каршы сугышта кулланылды. 

Экипажда ике кеше: очучы һәм мин. Бик авыр самолет иде ул, һавага көчкә менә. Ул бит зур биеклектә оча торган самолет түгел.

Германия белән сугыш 1418 төн барды. Көнләп санадык бит без аны!

"Бүген яшим, рәхмәт"


- Аннары килеп җитте япон сугышы. Бөек Ватан сугышы бетте, хәзер Японияне басарга кирәк. Барырга куштылар Хабаровскига. Без тимер юлдан бармадык. Тимер юлдан танклар, гаскәрләр барды. 

Без һавадан очтык. Шулай итеп кич белән Хабаровскига килеп төштек. Бу 8 август көнне иде. Килеп төшкәч карыйм: барлык техника эшләп тора. Очучылардан: “Нишләп сезнең самолетларыгыз, танкларыгыз, машиналарыгыз эшләп утыра?” - дип сорадым. Алар “Без Япониянең безгә каршы сугыш башлаганын дүрт ел буе көттек. Менә бүген башлый, бүген башлый, дидек. Япония безгә каршы сугыш башламады”, - дип җавап кайтардылар.

  • Гарифҗан абый сугыш чорында һавада авариягә очраган. Нәтиҗәдә 9 ай сырхауханәдә яткан. “Нәрсә дип әйтим инде. Терелдем, тазардым, беренче группа инвалидлык биреп кайтарганнар иде. Бүген 92 яшемдә, рәхмәт, яшим”, ди ул. 


"Фронтта миллион кеше үлә, ә син бала өчен кайгырасың!.."
Гарифҗан абый сугышка киткән вакытта трибуналга да эләгә язган.

-Урманнан кайтканда, Сасна авылында төн кунарга тукталдык. Үзебездә булган ризык белән бүлештек. Иртән, коточкыч хәл - хуҗаларның алты яшьлек малайлары ачлыктан шешенеп үлгән. 

Бу хәлне хәрби училищеда укытканда иптәшләремә сөйләгән идем, күрәсең, тиешле урынга җиткергәннәр, провокация тараткан өчен дип, трибуналга җибәрә яздылар. 

Сугышка баргач, минем шулай сөйләгәнне белеп алып, замполит чакыртып алды. Мине аның янына ике солдат озатып барды. Мин рус классында укыганга күрә, рус телен яхшы белә идем. Аралашуда проблемалар юк иде. Бу мине каршына утыртты, хат язасыңмы дип сорады. “Юк”, дидем. Ул “Ник язмыйсың?” дип сорады. Мин аңа “Анысы минем үз мәсьәләм” дип җавап бирдем. “Сине әтиең эзли, утыр, хат яз”, дип, замполит миңа хат яздырды. Яздым. Авылдагы хәлләрне сорады, сөйләдем, әйбәт түге,л дидем. Ачтан үлгән бала турында да әйттем, чөнки бу хакта аның болай да белүен сиздем. Әйтүем генә булды, шунда ук сикереп торды да, өстәлгә китереп сукты. Ул бит әле җитмәсә таза! “Фронтта миллион кеше үлә, шул бер алты яшьлек малай үлгәч харап булган икән”, диде ул миңа. Провокатор диде ул миңа, белдеңме? Авыл баласы бит мин! Кайчан ишеткән бар минем бу сүзне! – диде Гарифҗан абый.



Сугыш калдырган яралар

Мин шуны аңладым: әлеге вакыйга Гарифҗан абыйның йөрәгендә бик тирән эз калдырган. Менә сугыш нишләтә! Олы йөрәкле, чиста күңелле булырга да ярамый... Машина сыман булырга, үлгәннәрне дә артык жәлләмәскә, бернәрсәдән курыкмаска да кирәк! Әйе, ничек шулай булдыра алганнар алар дип, уйга батасың. Моны сугыш таләп иткән. Җиңү яулар өчен шулай кирәк булган. Әмма Гарифҗан абый, сугыш никадәр вәхши булуга карамастан, тимер йөрәклегә әйләнмәгән. Ул хәзер киресенчә бар әйберне дә тирәнрәк сизә, олы җаны белән тоя.

-Бер көнне чирләп үлгән дустымны төшемдә күрдем. Йөзен күрмәдем инде, табутта ята иде ул. Мин, жәлләп, аңа мең сум акча бирәм икән. Хәзер исә мең сум акча акча да түгел инде ул. Акчага әле язып та куймакчы идем, моны аннары алмаслар андый акчаны дип язмадым...Мин эшкә иртән сәгать алтыда киләм. Төшемдә күргән дус егетнең хатынына шалтыратып, музейга чакырдым, “Кил әле, бернәрсә сөйлим”, дидем. Ул “Мин килә алмыйм, аягым авырта”, дип җавап кайтарды. Аның урынына кызы килде. Сөйләдем. Кызлары “Әтиемнең туган көне иде” дип җавап кайтарды. Кара әле, минем төшемә кергән бит! Кызым, менә шулай ул тормыш, - диде Гарифҗан абый.

Күзләре яшьләнде аның. Тавышы үзгәрде. Әй, Гарифҗан абый, кичергәннәрегез әйтеп бетергесез! Җитмәсә шундый төшләре дә кереп тора бит әле аның...

“Сугыштан еллар буе кайттылар солдатлар...”

-Сугыш беткәч, иң беренче өлкәннәрне, картларны кайтардылар. Бу яхшы сәясәт иде. Аларга капчыкка, капчыгы инде зур булмаса да, шикәрен дә, фәләнен дә, төгәнен дә салып кайтардылар. Кайткач хатыннарга, балаларга ярдәм иткәннәре өчен бирелә торган капчыклар булгандыр инде ул. 

Гарифҗан абый чак кына елап җибәрмәде. Күңеленә исә балалар һәм хатын-кызларның аянычлы язмышлары аеруча кереп калган.

-Оркестр уйный. Без олыларны озатабыз. Без бит әле яшь. Бер эшелонны, ике эшелонны озаттык. Алар беренче кайттылар. Сугышка алынган миллионлаган кешене бер көндә кайтарып бетереп булмый бит инде! Еллар буе кайттылар бит алар, җаннарым. Аларның кайсы җәрәхәтләнгән, кайсы нишләгән иде, бик күпләр озак яши алмады.

“Пәрәмәч тә тимәслек акча түләделәр!”

Гарифҗан абый сугыш бетеп бераз вакыт узгач гаилә корган, балалары да булган, ләкин алар үлеп киткән. Сугыштан соң ул колхозда эшләгән. “Бер ай эшләсә, хезмәт кешесенә 10 тиен акча бирә идек. 10 тиен акча! Бер айга! Пәрәмәч тә түгел бит ул, җаным. Барып җиткән иде колхозлар. Бу - 1964 ел инде. 1965 елда колхоз акчага күчте. Бурычларны “списать” иттеләр. Колхоз азрак айнып китте, азрак акча бирә башладылар”, дип искә ала ул.



“Халыкка хезмәт иткәнемә үкенмим”

Гарифҗан абый бүгенге көндә инде ничәнче дистәсен Чепья авылындагы “Халыклар дуслыгы” музеен җитәкли.

-Бу музейга керткән көчем әйтеп бетергесез. Кайвакыт жәллим дә үземне. Моның кадәр кирәк түгел кебек кешегә. Әмма мин халыкка хезмәт иткәнемә үкенмим...

Гарифҗан абый әйтүенчә, Россия 16 гасырда 100 ел эчендә 54 ел, 17 гасырда 48 ел сугышкан. Анда документлар бар икән, документларда шулай язылган.

Гарифҗан абыйны бүгенге көндә бик хөрмәтлиләр. Моның өчен ул үзе дә рәхмәт әйтә. Балтач районының “Наз” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге хезмәткәрләре Гарифҗан абыйга көн дә булыша. Ул үзе дә аларга бик рәхмәтле.



"Берлин халкы безгә рәхмәт әйтә!"

Гарифҗан абый 2010 елда Берлинда булган. Тантаналы чарага чакырганнар аны. Әмма тантаналы чара Гарифҗан абыйны тирән уйларга батырган.  

- Ике герой һәм 10 катнашучы бардык без анда. Чарага 6-10 класс балаларын чакырганнар. Алар русча яхшы белә, геройларның муеннарына асылынып, рәхмәт әйтә. “Сез безне фашистлардан коткардыгыз”, диләр. Берлин халкы акыллы сүзләр әйтә. Берсе дә начар сүз әйтми! - дип сөйләде ул.

Миңа калса, кеше бар нәрсәгә түзә, бар нәрсәне җиңеп чыга ала. Әмма сез эшләгәнне мин күзалдыма да китерә алмыйм! Китерергә язмасын да.Гарифҗан абый, мең рәхмәт сезгә! Хәтерегез, көчегез, язмышыгыз алдында баш иям! Мең рәхмәт. Тынычлыкта яши алганга, кемнеңдер колы булмаганга, күкрәк тутырып сулый алганга мең рәхмәт! 

Сугыш афәте турында күпме генә сөйләсәң дә аз кебек, чөнки аның китергән зыяны турында әйтеп бетергесез. Минем ата-бабаларым да сугышта катнашкан, алар да ветераннар, алар да каһарманнар! Миңа калса, монда артык сүз кирәкми - безнең илдәге һәркемнең гаиләсенд шулай. Соң булганчы, ветераннарга рәхмәт әйтегез!

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100