Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Бөек Новгородта балконда ир-ат янып үлүдә янгын сүндерүчеләрне гаеплиләр

Янгын сүндерүчеләр баскыч куеп булмауда йорт янында үскән агачларны һәм парковкага куелган автомобильләрне сәбәп итеп күрсәтә.

news_top_970_100
Бөек Новгородта балконда ир-ат янып үлүдә янгын сүндерүчеләрне гаеплиләр

Бөек Новгородтагы Зур Мәскәү урамында урнашкан йорттагы янгын видеосы социаль челтәрләрдә таралды. Фатирдагы ир-ат янгыннан балконга чыгып котылмакчы була. Янгын сүндерүчеләр килеп җиткән булса да, алар бу ирне коткармыйлар. Ир-атка ут каба. Соңыннан билгеле булганча, аны янган фатир эченнән кереп алып чыкканнар, әмма ул хастаханәдә үлә.Башта янгын сүндерүчеләр балконга якын килә алмаган, чөнки агачлар комачау иткән дигән рәсми аңлатма булган иде.

«Социаль челтәрләрдә янгын сүндерүчеләрне бик нык тәнкыйтьләделәр. «Ярар, балконнан коткара алмасыннар ди. Ә нигә балконга су сиптермәгәннәр? Бик гаҗәп — янгын сүндерү машинасы килгән, кешенең янып үлгәнен карап торалар», — дип яздылар.

«7*7» басмасы янгын сүндерүчеләрнең аңлатмасын биргән. МЧС версиясе буенча, янгын сүндерүчеләр ирне башта ук фатирга кереп коткармакчы булган. Алар фатирга кергәндә бу ир балконга чыккан булган. Балкон ишеген ачкач, һава кереп, янгын көчәйгән. Ә фатирга кергән янгын сүндерүчеләр аның балконда икәнен белмәгән.

Ир-атка балкон идәненә сузылып ятарга кушканнар, әмма ул әллә ишетмәгән, әллә инде аңышыр хәлдә булмаган. Ир-ат чүгәләп утырган килеш тора һәм шул сәбәпле пешә.

Моннан тыш автобаскычны балконга китерер өчен мәйданчык кирәк. Ә монда агачлардан тыш җиңел автомобильләр дә була. Мәйданчык булмаса, баскычны күтәреп булмый ди янгын сүнерүчеләр. Бу очракта янгын көчле булган, янгын сүндерүчеләр дөрес карар кабул итәргә өлгерми калган. Алар бу кешене фатир аша коткармакчы булган. Ә инде янгын сүндерүчеләр махсус кием кия һәм ут эченә кереп китә икән, аларга урамга чыгып, киемнәрен салып баскычтан балконга күтәрелергә шактый вакыт кирәк.

Мондый очракларда кабартыла торган модульләр кулланыла — кеше аларга сикереп төшәргә тиеш. Әмма күпчелек очракларда бу да фаҗига белән тәмамлана — модульнең мәйданы кечкенә, ә сикереп төшкән кеше хаталанырга мөмкин.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100