Бөек Кытай стенасы ничә километр озынлыкта?
Дөньяда иң зур корылманы төзүнең башлангыч этабында бер миллион чамасы кеше катнашкан.
Кытайның төньягында урнашкан гаҗәеп зур корылманы берничә йөз ел дәвамында төзегәннәр. Бөек Кытай стенасы төньяктан килә торган күчмә кабиләләрдән саклану өчен ясалган. Бу турыда фактлар сайтында язылган.
Стена Кытай территориясен 8851 км озынлыкта саклаган. Стенаның бөтен тармаклары белән бергә гомуми озынлыгы 21 196 километрга җитә. Саклагыч корылма калынлыгы 5-8 метр, биеклеге 6-10 метр.
Башлангыч этапта стена төзүдә миллион чамасы кеше катнашкан. Бу — империя халкының биштән бер өлеше. Төзелештә солдатлар, ялланган кешеләр, коллар, ирекле кешеләр, тоткыннар да катнаша.
Ләкин күчмә кабиләләр стенада йомшак урыннарны табып, барыбер һөҗүм иткән. Алар сакчыларны сатып алган, куркыткан һәм илгә үтеп кергән.
Шулай да Бөек Кытай стенасы милләтнең куркыныч алдында берләшүе символы була, күпләгән риваятьләр һәм мифлар тудыра.
Соңрак күчмә кабиләләр көчсезләнә һәм Кытай өчен куркыныч кими. Күчмә кабиләләр хәлсезләнгәч, стена әһәмиятен югалта. Хәрби кыйммәтен югалтса да, Бөек Кытай стенасы мәдәни әһәмиятле булып, аны бөтен дөньяда таныйлар. Бүгенге көндә бу стена кешелек тарихында төзелгән иң озын архитектура корылмасы булып санала. Бирегә миллионлаган турист килә. Стенаны ЮНЕСКО мәдәни мирасы һәм дөньяның җиде могҗизасы исемлегенә керткәннәр.