Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Бәдретдинова атказанган исеме алгач, Тямаев аңа нәрсә дигән?

«Соңгы арада Илсөя белән генә аралашам», — диде җырчы.

news_top_970_100
Бәдретдинова атказанган исеме алгач, Тямаев аңа нәрсә дигән?
"Татар-информ"

Фирдүс Тямаев Илсөя Бәдретдиновага Татарстанның атказанган артисты исеме бирелгәч, аңа нәрсә әйткәнен сөйләде.

«Соңгы хәлләрдән соң, мин, гомумән, хәзер Бәдретдинова белән генә аралашам дип әйтсәм дә була. Калган артистлар белән күрешсәм, һәрвакытта да ачык йөзем, елмайган, сәлам бирәм. Аралашуга килгәндә, Илсөя белән дуслыкны авыр вакытта да югалтмадык. Без һәрвакытта да җилкәгә җилкәне куеп тордык», — диде ул «Татар-информ» хәбәрчесенә.

Тямаев Бәдретдинованы «Уникс»тагы концертына килеп котлаган.

«Илсөянең концертына чәчәкләр алып котладым. Шунда атказанган артисты исеме белән дә котладым, ишеткәч тә котлаган идем. Барыбер „чеметеп“ алдым инде мин анда. „Илсөя, атказанган артисты гына түгел, хәзер инде өстәге түрәләр сине күреп, халык артистын бирергә вакыт“, — дидем.

Бәлкем, Аллаһы теләсә, озак та үтмичә, халык артисты исемен дә бирерләр. Чөнки унышар көн Казанда, Чаллыда, Мәскәүдә концерт кую — бүгенге заманда бик зур эш, бик зур казаныш. Ул исемгә без лаектыр дип уйлыйбыз», — диде артист.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100