news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Бөдрә пирог рецепты

Норлат шәһәрендә яшәүче Венера Ибраһимовадан бөдрә пирог рецептын тәкъдим итәбез.

news_top
Бөдрә пирог рецепты
Камыр өчен: 200 грамм атланмай, 2 йомырка, 0,5 стакан шикәр комы, ванилин, 1 чәй калагы көпшәкләндергеч, он.

Эчлеккә үзегез теләгән кайнатманы сала аласыз.
 
Йомшак кына итеп камыр ясарга һәм икегә бүләргә. Кечерәк өлешен туңдыргычка куеп торырга.

Зуррак өлешен табага җәяргә (кул белән җәяргә мөмкин). Өстенә кайнатма салырга. Салкыннан алган камырны кайнатма өстенә угыч аша уарга. 
 
Чәй эчәргә менә дигән пирог булачак.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар