Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Бәдрәфтә бикләнеп калдым, этебез балалады» — инстачылар Яңа елны ничек каршылаган?

Бөтен кеше дә телевизор каршында, шампан шәрабе күтәреп кенә уздырмаган икән бу Яңа елны.

news_top_970_100
«Бәдрәфтә бикләнеп калдым, этебез балалады» — инстачылар Яңа елны ничек каршылаган?
https://pixabay.com

Данир Сабировның хатыны Миләүшә Сабирова язылучыларыннан Яңа ел төнен ничек бәйрәм итүләре турында сораган. Иң кызык комментарий авторына бүләк вәгъдә иткән.

Ә комментарийларның төрлесе бар. Бөтен кеше дә телевизор каршында, шампан шәрабе күтәреп кенә уздырмаган икән бу Яңа елны.

«Без егетем белән бәйрәмне тау башындагы урманда каршыладык. Тауга менеп җиткәнче сәгать 23.00 иде инде. Интернетка чыгып, Путинны тыңладык. Шампан шәрабе ачтык. Шул арада егетем каршыма йөзек белән килеп басты. Сөйгәнем миңа шулай сюрприз ясады»;

«Яңа елны әти-әниләр белән каршыладык. Бик рәхәт итеп сөйләшеп утырганбыз, сәгать унике тулып узып та киткән»;

«Ирем миңа кул күтәрде…»

«Беренче тапкыр Яңа елны намазлыкта каршы алдым, Аллама мең-мең шөкер»;

«Ирем кыйбатлы фейерверк алган иде. Атмаса, кара аны дигән идем. Атмады. Ике сәгать шул аттыргыч таягы белән куып йөрдем үзен»;

«Яңа ел алдыннан улым авырып китте, хастаханәгә салдылар. 31 декабрь кичке 8ләрдә безнең палатага Кыш бабай белән Кар кызы килеп керделәр. Шул арада балаларның күңелләре күтәрелеп китте. Алар үзләренең бәйрәмгә өйрәнгән шигырьләрен сөйләделәр. Рәхмәт аларга безне сөендергән өчен»;

«Урманда каршыладым. Кар кызы булып киенеп, туганнарымны котларга киттем. Юлны урман аша кистерергә уйладым. Ә минем машинам карда батып калды. Өстәвенә, урманда телефон да тотмый. Мине югалткан ирем мине көчкә эзләп тапты, машинасы белән өстерәп чыгарды. Бөтен кешегә борчулы Яңа ел оештырдым»;

«Ә мин бәдрәфтә бикләнеп калдым. Мин юк икәнне сәгать телләре сугып, шампан шарәбен эчкәч кенә аңышканнар. Ачып чыгардылар»;

«Унике туларга берничә минут калгач йоклап киткәнмен»;

«23.59 минутта түләмәгән өчен телевизорны сүндереп куйдылар»;

«Пандемия аркасында ике ел туганнарым белән күрешмәгән идем. Ниһаять, бәйрәмне Россиядә каршыладым. Әбисе беренче тапкыр оныгы белән күреште»;

«Этебез балалады. Яңа елны гаиләбез белән аңа булышып үткәрдек», — дигәннәр.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100