Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Бәби тапкан чакта, яшь хатынның эчендә энә онытып калдырганнар

Алена авыртуга зарланса да, аны беркем тыңламый. Берничә көннән көчле ялкынсыну киткәч кенә, карый башлыйлар.

news_top_970_100
Бәби тапкан чакта, яшь хатынның эчендә энә онытып калдырганнар
https://pixabay.com

Владимир шәһәрендә табиблар гаебе аркасында бер хатын бала таба алмый торган булып калган. Беренче сабыен тапкан чакта, аның эчендә энә онытып калдырганнар. Бу турыда PrоГород порталы язган. 

Алена исемле студент кыз 28 октябрьдә кесарев кисеме ясап бала табарга тиеш була. Ул шикәр чире белән авырый, күзләре бик начар күрә, шуңа күрә баласын табигый юл белән таба алмый.

Алена бала тудыру йортына килә. Палаталарда урын да булмый. Ул сигез кешелек палатага ята.

Табиблар аны операциягә алып китә, анестезия ясыйлар һәм калдырып китәләр. Табиблар килгәндә, бала табигый юл белән үзе туа башлаган була инде. Анестезия ясасалар да, Алена бик каты авырту тоеп ята. Аның кан басымы кисәк кенә төшә. Табиблар аңа бала гомере белән үзенең гомере алдында сайларга әйтә. Алена баласын саклап калырга сорый. Табиблар кисем ясап, баланы ала, кисемне тегеп куялар. 

Алена Владимир исемле сәламәт малай таба. Ул үзен яхшы хис итә кебек, тик аяк арасында ниндидер бер авырту сизелә. Ул моны бала табу катлаулы булганнандыр дип уйлый. 

«Табиблар көн саен карап тора, мин авырту турында әйтәм, алар карый да китә. Берни дә эшләргә кирәк түгел диләр. УЗИ ясагач та барысы нормада диделәр. 1 ноябрьдә хастаханәдән чыгарга тиеш идем. Ләкин УЗИ аналыкта ялкынсыну булуын күрсәтте. Капельница куйдылар, тик хәлем катлауланды», — ди Алена.

Чираттагы тапкыр караганда, шәфкать туташы җөйләрне күреп шакката, бүлек җитәкчесен чакыра.  Ул да җөйләр булуын белмәгән.

«Мин креслода, алар шаккатып мине карый. Җөйләр сүтелә башлаган, анда үлек, ялкынсыну аналыкка күчкән. Табиб җаваплылыкны миңа күчермәкче була, җөйләр турында ник әйтмәдең, ни аларны эшкәртмәдең, ди. „Ул зарланды, постка килеп тә әйтте“, — дип Аленаны шәфкать туташы яклый.  Табиб исә „Аның картасында җөйләр турында язылмаган бит“, ди», — дип сөйли Алена.

Табиблар җөйләрне алып, Аленаны чистарта. «Мин прокуратурага барачакмын. „Урам этләрен шулай иттереп тегәләр. Шундый төеннәр“, — дип аптырады чистартучы табиб. Ул җепләрне куллары белән алырга мәҗбүр булды. Гафу үтенде. Бик авыртты. Шул чакта ул җепләр белән бергә энә дә тартып чыгарды. „Бәлки алар энә белән беркетергә теләгәндер“, — ди шәфкать туташы. Аннары мин чистарттылар, кабат тектеләр», — ди Алена.

Аннары Алена янына табиб килә. Ул энәне онытып калдырган акушерны җаваплылыкка тартачакларын әйтә. 

Кызганычка каршы, Аленага бу гына ярдәм итми инде. Аны баласы белән өйгә кайтарып җибәргәннәр. Табиблар сүзләренчә, ул башка бала таба алмаячак, диелә РЕН ТВ хәбәрендә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100