Бәби көтүче йолдызлар: Гыймаева хлорка исен ярата башлаган, Ландыш үз балаларын сизми дә калган
Өченче бәбиен көтүче җырчы Ләйсән Гыймаева инстаграмда бик кызыклы сөйләшү башлап җибәрде.
"Кызыл төсне, бананны, хлорка исен ярата башладым, хәерлегә булсын!" - дип язган Ләйсән. Ә сез бәби көткәндә нәрсә ярата идегез, дип сорау бирә ул.
Җавапларны укып бетерә торган түгел - шундый күп! Һәр хатын-кызның иң яраткан темасы - йөклелек.
Җырчы Гөлнара Габидуллина: "Беренче триместрда кыздырган бәрәңге, икенчесендә тозлы помидор ашадым, тавык итен һәм тавыкның үзен күралмый идем".
Җырчы Ландыш Нигъмәтҗанова: "Минем андый теләкләрем өчесе белән дә булмады, сизми дә калдым бала көткәнне, бу эш белән..."
Кемдер лак исен яраткан, кемдер чи бәрәңге ашаган, кемдер акбур, балчык, Каракум конфеты белән балык икрасы һәм күптөрле башка нәрсәгә талымлаган.