Бәби көтүче Гүзәл Уразова фотосессия ясаган
Җырчы зур тукыма белән уранып ясалган сурәтләрен күрсәтте.
Җырчы Гүзәл Уразова бәби көтә. Ул авырлы килеш төшкән фотосессиясен инстаграмда күрсәтте.
«Иң матур фотолар», дип яза ул постка.
Инстачылар күбесе Гүзәлгә комплиментлар яза, сәламәтлек телиләр, «Күз тимәсен», «Искиткеч», «Җырчы буларак та, әни буларак та бик ошыйсыз», диләр.
Кайберләре фотоларны куймаска, кешегә күрсәтмәскә дә киңәш итә.