«Татарстан – Яңа гасыр» телеканалында «Әй язмыш, язмыш» тапшыруында җырчы Миләүшә Сафина кызы Мәрьямнең ни өчен авылда әбисе белән яшәве турында сөйләде. Социаль челтәрләрдә дә җырчыны инвалид кызын карамауда гаепләп, комментарийлар язалар иде.
Инвалид бала үстерүче җырчы Миләүшә Сафина: «Миңа ошамаган әйбер – кешенең әшәкелеге»
«Икенче ирем белән кавышкач, улыбыз туды. Миңа кызым Мәрьям белән аерылышу авыр булды. Утырып уйладык. Әни: «Миңа да иптәш, әле сиңа да авыр, күтәрергә ярамый. Кызым, Мәрьям минем белән яшәсен», – диде.
Тормышым нинди генә бәхетле булмасын, Мәрьям темасы минем өчен яра булып тора. Аның хәзер безнең белән булмавы миңа авыр. Социаль челтәрләрдә дә төрттереп торалар: «Мәрьямне ташладың, бу балаларыңны гына карыйсың», – дип язалар. Бу хәбәрләрне укыгач, миңа бик авыр була. Аның үз сәбәпләре бар. Кешенең аңламавына аптырыйм.
Беренчедән, әни. Ул аны безгә бирми дә. Бервакыт тавыш та чыкты: «Үз балаңны үзең кара!» – диде минем туганнарым.
«Минем балам, карыйм, миңа авыр түгел», – дидем. Ачуым чыкты, Мәрьямне алып китәргә киендердем.
«Мәрьямне алып китсәң, миңа шалтыратма да», – диде әни.
Ул вакытта бу – әни өчен мөһим икәнлеген аңладым. «Авырсам да, ятып торам да, Мәрьям өчен дип, торам. Авырырга вакытым юк», – диде ул. Алар өчен минем күңелем тыныч. Балтачта зур йортта икесе тәмле ашап кына яшиләр, әни аңа тәмле әйберләр генә алып кайтып тора. «Кочаклашып кына торабыз, борчылма», – ди әни. Алар шундый тыныч яшиләр. Атна саен кайтабыз, кызыбызны алып та киләбез.
Беренче малайга 1 яшь булганда, тагын балага уздым. Ике улым булды, аларга да игътибар кирәк. Мәрьям – аерым кеше, аңа 24 сәгать игътибар кирәк. Әле берсе, әле икенчесе белән мәш киләм. Мәрьям утырып тора, вакытым җитми, жәллим. «Азаплама баланы, кайтар. Мин аны карыйм, ашатам, эчертәм», – диде әни. Бу очракта мин, балага яхшы булсын, дип уйлыйм. Мәрьямгә яхшы шулай.
Ике малайны да үстерәм, гаиләне дә алып барам, тормыш та куам, балаларга нәрсәдер төзеп тә калдырасы килә. Мәрьям килгәч, минем мөмкинлегем булмас каядыр чыгып йөрергә. Әни дә картая, аны да карыйсы була. Барысын да аңлап яшим.
Мин Мәрьямнән беркайчан да оялмадым, бик күп гаиләләр үзенчәлекле балаларын күрсәтергә ояла. Әйе, ул – үзенчәлекле бала, әмма ул бәхеткә, яратуга лаек. Мәрьямгә карата мәхәббәтемне аңлатып бетереп булмый.
Кайнаналарым малайларга берәр нәрсә ала икән, Мәрьямгә дә алалар. Ул бит безнең беренче оныгыбыз – кызыбыз, диләр. Бер уйласаң, алар бит – чит кешеләр. Шаккаткыч кешеләр алар.
Җырчы инвалид кызы турында «Татарстан – Яңа гасыр» каналы видеосында 37.59 минутта сөйли башлый.