Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Азыкны аз сала, җитәрлек су бирми». Ферма хезмәткәре унбер хайванны ачлыктан үтергән

Ферма хуҗасы башка төбәктә яшәгән, хезмәткәр хайваннарның азыгын экономияләп, акча эшләгән.

news_top_970_100
«Азыкны аз сала, җитәрлек су бирми». Ферма хезмәткәре унбер хайванны ачлыктан үтергән
Рамил Гали

Приамурье өлкәсенең Еловский районы суды ферма хезмәткәренә карата хөкем карары чыгарган. Аны үзенең табышын арттыру максатыннан хайваннарга карата кырыс мөнәсәбәт өчен гаеплиләр. Ферма хуҗабикәсе судта чыгыш ясаган. Ул фермада хайваннарны карап торучыга хөкем карарын йомшартуны сорый. Бу турыда «Вести» каналы хәбәр итте.

Тикшерү материаллары буенча, крестьян фермер хуҗалыгында хайваннарны карап торучы кеше ярты ел дәвамында ризыкны җитәрлек бирми. Ул атларны, боланны һәм этләрне ашауда чикли, суны да җитәрлек күләмдә эчертми. Шулай итеп бу кеше хайваннарга азыкка бүлеп бирелгән акчаны үзенә калдырып бара. Нәтиҗәдә унбер хайван ачлыктан үлә. Аларның үләксәләрен волонтерлар таба.

Ферма хуҗабикәсе бу вакытта башка төбәктә яши. 

2020 ел язында җинаять эше ачалар. Дәлилләр туплангач, суд башлана. Гаепләнүче ир-ат тулысынча гаебен таный, ул фермер хуҗалыгына китерелгән матди зыянны да капларга тырыша.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100