
Тәҗрибәле бакчачылар, каян ашлама сатып алырга, дип баш ватмый. Иң файдалы нәрсәләр һәрвакыт кул астында – аш-су бүлмәсендә, сакчыл хуҗабикәләр көн саен төрле калдык-постыкны җыеп бара.
Йомырка кабыгы. Иң яхшысы чи йомырка кабыгын җыю – мондый кабыкта файдалы компонентлар күбрәк. Аның белән помидорларны, чәчәк кәбестәне ашлыйлар. Йомырка кабыгы исләнмәсен өчен, аны башта кайнар су белән пешекләп алырга һәм киптерергә кирәк. Соңыннан вакларга һәм кәгазь пакетка салып куярга. Полиэтилен пакетлар ярамый – аларда конденсат җыела.
Йомырка кабыгы әкәм-төкәм, сукыр тычкан, кыр тычканы, колорадо коңгызыннан һәм башка чакырылмаган кунаклардан коткара. Әмма борыч, кыяр, бакча җиләге һәм ташкабак йомырка кабыгын яратмый.
Суган кабыгы. Суган кабыгын кайнар суда пешерергә һәм берничә көн төнәтергә кирәк. Төнәтмәне үсентеләрне ашлау өчен кулланалар. Борыч, помидор яки кыяр үсентеләрен күчереп утыртканда түтәлдәге һәр чокырга бер уч суган кабыгы салырга кирәк. Карлыган, крыжовник куаклары, алма, чия агачлары тирәсенә күмү дә файдалы була.
Бәрәңге кабыклары. Редиска, торма, сарымсак, суган өчен ашлама була ала. Шулай ук кыяр, ташкабак, кавын һәм кабак үсеше өчен дә яхшы. Җирне казыр алдыннан кипшегән кабыкларны түтәлләргә тезәргә кирәк. Бәрәңге кабыгы карлыган уңышын арттыра, моның өчен кабыкларны куак төбенә күмәргә кирәк.
Цитруслылар. Мандарин һәм банан кабыкларын киптереп, пакетка салып, батарея өстендә сакларга була. Үсемлекләр утыртканда чокырга 1-2 мандарин яки банан кабыгы салып калдырыгыз.
Мандарин кабыгындагы эфир майлары бөҗәкләрне куркыта. Кабыкларны карлыган, крыжовник, кура җиләге һәм кара җиләк куаклары төбенә салырга мөмкин.
Көнбагыш. Көнбагыш кабыгы менә дигән мульча була ала. Аны авыр балчыклы туфракларда, комда кулланалар. Бу органик ашлама киләчәктә туфракны уңдырышлы итә.
Ипи кисәкләре. Ашалып бетмәгән ипи яки батон кисәкләрен ваклап турап духовкада яки батареяга куеп киптерергә була. Пакетта сакларга һәм үсемлекләр утыртканда кулланырга: туфракка кергән чүпрә аның структурасын яхшырта, уңдырышлылыгын арттыра. Томат, кыяр, борыч һәм баклажан утыртканда бер чокырга 1-2 сохари куеп калдырырга кирәк.
Чәй. Кулланылган чәйне банкага җыеп барырга кирәк. Ул азот чыганагы булып тора, ә ул үсемлекләрнең үсеше өчен бик кирәк. Озак таркалуы аркасында, үсемлекләр андагы файдалы матдәләрне әкренләп-әкренләп туплый. Чәйне туфракны сукалаганда кертергә була, «заварка» туфракны көпшәкләндерә, аның дым һәм һава үткәрүчәнлеген яхшырта.
Каһвә түбе (жмых). Киптереп, кәгазь пакетта яки банкада сакларга кирәк. Ул чүп үләннәре үсешен тоткарлый һәм агач-куак төпләрендә дымны саклый. Үсемлекләрне түтәлгә утыртканда, каһвә түбен чокырларга яки буразналарга нечкә генә буй итеп сибәргә кирәк. Ул туфракны көпшәкләндерә, туфракның һава үткәрүчәнлегенә тәэсир итә. Шулай ук кырмыскалардан котылырга да булыша.
Чыганак: «Челнинские известия»