Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Азык-төлек ташучы курьерлар: кемнәр эшли, күпме ала һәм никадәр юл үтәләр?

Бүген Казан урамнарын төрле төстәге киемнәргә киенгән, аркаларына зур-зур сумкалар аскан кешеләр басты. Аларның кайсы машинада, кайсы велосипедта яки җәяү халыкка азык ташый. Рәхәт бит: кибеткә барып, кәрҗиннәр тутырып йөрисе дә юк. Телефон аша җаның теләгәнен сайлыйсың да, калганын китереп бирү хезмәтенә йөклисең.

news_top_970_100
Азык-төлек ташучы курьерлар: кемнәр эшли, күпме ала һәм никадәр юл үтәләр?
https://pixabay.com/ru

trud.com сайты мәгълүматларына караганда, бүген Казанда азык-төлек ташучы курьерларның уртача хезмәт хакы — 48 мең сум. Работа.ру, hh.ru, avito кебек эш эзләү сайтларында нәкъ менә курьер вакансиясенең популяр булуы ачыкланды. Delivery Club, Яндекс.Доставка, Яндекс.Еда, Самокат һәм башка компанияләр хезмәт хакын 20 меңнән алып 100 меңгә кадәр куя. Чыннан да, ризык ташып, шуның хәтле керем алып буламы? Бу һәм башка кызыксындырган сорауга җавап эзләп, курьерларның үзләренә мөрәҗәгать итәргә булдым. 

«Йөгебезнең авырлыгы 30ар килограммга җитә»

Ринат, 21 яшь:

«Самокат» оешмасына эшкә килгәнемә инде бер ел узып киткән. Башта адресларны табу, заказлар күп чагында эшләве авыр иде. Өстәвенә, кешеләр дә сиңа гаҗәпләнеп, борыла-борыла карый. Тора-бара аңа игътибар бирмисең икән. Эшем, беренче чиратта, үзенең графигы белән ошый. Кайчан телисен, шунда чыга аласың. Гадәттә, укудан соң кич белән 6-8 сәгатькә чыгып керәм. Кайвакыт дәресләрне дә калдырырга туры килә инде. Сәгатенә 205 сум алам. Минем өчен бу нормаль табыш. Мәсәлән, аена 93 сәгать эшләп, мин 19 мең сум хезмәт хакы алдым.

Һәр җитәкче дә эшләгән кешене ярата. Шуңа бездә сәбәпсез эшкә чыкмаучылар, чыгып та башка нәрсәләр белән шөгыльләнүчеләр, гел соңга калучылар озакка тоткарланмый. Чын мәгънәсендә үзләрен шушы эшкә багышлаган кешеләр генә зур табыш ала. Аннан, эшебез дә җиңелләрдән түгел. Кайчагында 30 киллограмлы сумкалар ташырга туры килә. Җәен Пушкин урамындагы бер кунакханәдә ремонт эшләре барган чакта су торбалары бәргәч, «Самокат»ка 120 литр суга заказ бирәннәре исемдә. Әлеге заказны без 4 кеше үзара бүлешеп башкарган идек.

Тулаем алганда, ерак араларга зур күләмдәге заказларны ташу, шулай ук һава торышының бозылуы авырлык тудырырга мөмкин. Яңгыр ишкәндә, кышын бозлавык булганда велосипедта йөрүе кыенгарак туры килә шул. Хәер, аларына да ияләшкән инде хәзер.

Бездә төрле яшьтәге кешеләр эшли. Алар арасында олылар да юк түгел. Мәсәлән, коллективыбызда Александр исемле курьер бар. Без аны иң өлкәне булганга «старый» дип йөртәбез. Менә ул үзенең төп эш урыныннан кайткач, «Самокат»ка чыга. Сәламәт яшәү рәвешен алып бараган Александр акчадан бигрәк велосипедта йөрер өчен генә мондый эшкә урнашканын сөйләгән иде.

Ләйсән, 22 яшь:

«Самокат»ка килгәнемә нибары 4 ай гына булса да, эшем бик ошый. Курьерлык уңайлы графигы белән күп кенә яшьләрне үзенә җәлеп итә. Мин эшемне уку белән бергә алып бара алганга сайладым. Моннан тыш, сәламәтлек өчен дә аның файдасы күп бит. Бер үк вакытта кесәгә аакчасы да керә, сәламәтлек тә арта.

Без асып йөргән сумкалар кешеләргә ни өчендер бик зур һәм авыр булып күренә. Бу дөреслеккә сирәк очракта гына туры килә. Гадәттә, авыр йөк ташымыйбыз. Күпләр хәзер «Хатын-кыз эше түгел бу», дип әйтер, ләкин азык ташучылар арасында кызлар да җитәрлек икәнен әйтә алам.

«Кайбер көнне 20шәр чакрым юл үтәбез»

Рифат, 21 яшь:

Миңа калса, курьерлык студентлар өчен иң унайлы эшләрнең берседер, чөнки график ирекле. Әлбәттә, бу эш җиңел түгел, чөнки 5-6 сәгатькә 20 чакрымнан артык юл йөрергә туры килә. 

Апрель аенда әле машинам юк иде. Шуңа җәяү яки велосипедта ташу вариантын карадым. «Яндекс.Лавка»да велосипедны үзләре бирүе хакында ишеткәч, шунда урнашырга булдым. Кызганыч, безнең шәһәр велосипедта йөрү өчен җайланмаган. Кайчагында машина йөртүчеләр юл бирми, оятсызлык күрсәтә. Аннан, юлда ватык пыялалар да күп. Шуның нәтиҗәсендә көпчәк тишелеп, аны я ясарга, я акчасын чыгарып бирергә туры килә.

Бездә әле штрафлар да юк түгел. Әйтик, заказны вакытында илтеп җиткерә алмасаң, соңга калсаң, минутына ике сум минуска китә. Моңарчы сәгатенә 130 сум яки заказлар саны белән километражны кушып түләсәләр, җәйгә таба сәгатенә 140 сум һәм һәр заказ саен 15 сум өстәлә барды. Кышка таба эшләве авыр булыр дип, «Яндекс.Еда»га күчтем һәм хәзерге вакытта үз машинамда автокурьер булып эшлим. Монда исә заказына 80 сум алабыз. Ташу пунктына кадәрге аралык ике чакрымнан артса — 30 сум, заказ бирүчегә кадәр километрына 35 сум өстәлә. Аена якынча 5-6 мең акча чыга. Сумкаларга килсәк, алар буш килеш тә килограм ярым, ә азык белән 10 килограммнан да артырга мөмкин.

Эштә төрле кешеләргә юлыгасың, мәсәлән, исерекләргә. Шулай берәүгә заказ китердем. Ул минем нинди җырлар тыңлавым белән кызыксына башлады. Мияги һәм Эндшпиль дип җавап бирдем. Ул: «Ә син минекен тыңлап кара!» — дип үзенекен куеп җибәрде. Җырның миңа ошамаганын белүгә тормышындагы авырлыклары белән уртаклашырга тотынды. Үзенә өч көн ял алуы, хәзер аны эштә эзләүләре, хатыны башын ашавы хакында сөйләде.

«Курьер итеп 16 яшьтән эшкә алабыз»

Китереп бирү оешмаларында күбесенчә яшь буын эшли. Әмма алар лаеклы ялда һәм хәтта мөмкинлекләре чикле булган кешеләрне дә үзләрендә хезмәт куярга җәлеп итәргә тырыша. Бу хакта «Яндекс.Еда» рекрутеры Талип сөйләде:

«Яндекс.Еда» хезмәте — гражданнарны 16 яшьтән эшкә ала торган бердәнбер курьерлык оешмасы.

Бездә яшьләр генә түгел, урта буын да, мөмкинлекләре чикле, әйтик, телсез яки ишетмәүчеләр дә хезмәт күрсәтә. Компаниябез идеаль сервис һәм хезмәт шартлары булдыру өчен җитәрлек күләмдә акча түли.

Күпләргә ирекле график белән эшләү ысулы туры килә. Курьер үзенә уңайлы итеп график төзи. Студентлар укудан соң чыгып, акча эшләү мөмкинлегенә ия. Аларга бу торак өчен түләүгә, ашарга һәм башка кирәк-яракны сатып алырга ярдәм итә.

Бездә эшләүче барлык курьерлар да зур максатлар куеп, үсеш өчен эшли. Әгәр курьер эш сәгатьләрен тутырса, аның бу сәгатьләре уртача күрсәткечтән билгеле бер суммага арта. Шулай ук һәр курьер ашарга заказ биргәндә ташламадан файдалана, соңга калган очракта өйгә таксида бушка кайта ала.

Әлбәттә, кеше факторы бар. Кемдер регламентны бозган очракта штрафлар белән куркытмыйбыз, кагыйдә буларак, заказларны дөрес илтеп җиткерү юлларын өйрәтәбез.

Азык ташучылар турында ни уйлыйсыз?

Азык ташу дигәндә, әзер ризыклар гына түгел, ә кибеттән азык-төлек китереп бирү дә күз алдында тотыла. Әгәр супермаркетка, базарга бара алмыйсыз яки барырга иренәсез икән, тынычлап үзегез теләгән продуктлар исемлеген төзисез дә курьер кулына тоттырасыз. Ул тиз арада сораган әйберләрне җыеп, чегы белән өегезгә алып килеп тапшырыр. Мондый хезмәттән, гадәттә, җырчылар, блогерлар күп файдалана. Шуңа аларның фикерләрен дә белештек.

Зәринә Хәсәншина, җырчы:

Кемдер бәлки азык ташучыларга карата бик үк яхшы мөнәсәбәттә түгелдер, ләкин мин аларны хөрмәт итәм. Хәзерге вакытта бик кирәкле кешеләр. Еш кына «Самокат»ка заказ бирәм. Ул кушымта башкаларына караганда күбрәк ошый.

Рәфис Атаказ:

Үзем ул эштә әллә нишләтсәләр дә эшләмәс идем. Күпме эшләп тә рәхмәт сүзе ишетә алмассың. Моны мин үз тәҗрибәмнән чыгып әйтәм. Курьер чакыртканым булмаса да, чакырткан кешеләрне күргәнем бар. Алар белән исәнләшмиләр дә, саубуллашмыйлар да, исемнәрен дә белмиләр, рәхмәт тә әйтмиләр. Азык ташучыны бары хезмәт күрсәтүче буларак кына күрәләр. Шуңа мин аларны бик нык кызганам. Бездә гади кешегә, гади хезмәткәрләргә беркайчан да хөрмәт булганы юк һәм булмаячак та. Бу — мәңге дә була торган эш түгел.

Бу хезмәттән файдаланмыйм, кирәген үзем барып алам. Әлбәттә, ашыгыч вакытта чакыртып, сиңа ниндидер хезмәт күрсәтүне мин начар дип уйламыйм, әмма инде блогерлар, җырчылар моны күбрәк реклама ясау нисбәтеннән куллана. Аннан соң үзең чыгып йөреп, тотып, капшап, иснәп караудан да әйбәтрәге юктыр. Бер яктан караганда, мин бу хезмәтне кирәк дип санамыйм да.

Блогер Чулпан Гыйниятуллина үз инстаграмында:

Без Илмир (ире) белән «Самокат»ны нык яратабыз. Беренчедән, анда һаман яңа продуктлар, икенчедән, гел ниндидер акцияләр, ташламалар һәм инде, өченчедән, тиз арада, әйтик, 15 минут эчендә алып китереп тә бирәләр. 

Алия Карачурина, җырчы:

Курьерлык хезмәтенә еш мөрәҗәгать итәм. Күбрәк «Самокат»ка заказ бирелә, чөнки тиз һәм продуктлары сыйфатлы. Бик уңайлы нәрсә: вакыт җитмәгәндә өйгә үк китереп бирәләр. Эшләре шул, әлбәттә, ләкин кайчак аларны кызганып та куям. Һава торышы нинди начар булуга карамастан, алар гел үз эшендә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100