news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Азык чәйни алмый башлаган кыз 40 килога калган

news_top

Мәскәү өлкәсендә 28 яшьлек кыз чәйни алмый башлаган. Аны табиблар коткарган. Бу турыда «Вести» каналы хәбәр итте.

Кызның чәйнәү сәләте югала. Ул бөтенләй ашый алмый, буе 160 см, авырлыгы 40 кг кала. Табиблар аның аскы казналыгында ревматоидлы артрит диагнозы куя, нәтиҗәдә аның казналыгы ачылмый башлый.

Мәскәү өлкәсе буенча Сәламәтлек саклау министрлыгы белешмәсе буенча, кызның битен сканерлыйлар, операциягә кадәр виртуаль репетиция ясыйлар.

Чын операция 12 сәгать дәвам итә. Табиблар тырышлыгы белән, кызның чәйнәү сәләте кабат барлыкка килә. Хәзер ул ревматологларда күзәтүдә тора.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар