news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Азу рецепты

«Татар халык ашлары» китабыннан азу рецепты тәкъдим итәбез.

news_top
Азу рецепты
"Татар халык ашлары" китабы

Кирәкле ингредиентлар: ит – 120 г, башлы суган – 240 г, бәрәңге – 150 г, маринадланган кыяр – 50 г, томат пастасы – 10 г, сарымсак – 2 г, үсемлек мае – 2 г, тоз, аш тәмләткечләр – 2 шәр г, яшел тәмләткечләр.

Эш барышы: Итнең сөяксез җирен, 2х4 см зурлыктагы кисәкләргә турап, майлы табада кыздырабыз. Кыздырылган итне кәстрүлгә салып, тоз, борыч сибә­без, турап кыздырылган суган, токмачлап киселгән, кайнар су белән пешекләнгән, маринадланган кыяр, сарымсак, томат пастасы яки туралган кызыл помидор салып, 30–40 минут томалап пешерәбез.

Токмачлап яисә шакмаклап турап, пешәр-пешмәс кыздырылган бәрәңгене кәстрүлдәге ит янына салабыз. Барысын бергә сүрән утта пешерәбез.

Әзер азуны, болгатып алып, тәлинкәләргә салабыз, өстенә яшел тәмләткечләр сибеп, табынга бирәбез.

Бәрән итеннән әзерләгәндә, юка итеп боҗралап туралган суган ит белән бергә пешерелә.

Рецепт «Татар халык ашлары» китабыннан алынды. Китапны tatkniga.ru сайтында сатып алырга мөмкин.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар