news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Азнакайда яшәүче 88 яшьлек Флюра әби очкычта йөрү хыялын чынга ашырган - видео

Бик нык теләсәң, хыяллар чынга аша, диләр.

news_top
Азнакайда яшәүче 88 яшьлек Флюра әби очкычта йөрү хыялын чынга ашырган - видео
http://aznakaevo-rt.ru/

Моның нәкъ шулай икәненә инану өчен бер мисал — Азнакайда яшәүче 88 яшьлек Флюра әби хыялын чынга ашырган. Хыялы да нинди бит әле — очкычта «җилләнеп» кайту.

Шәһәр өстендә очып йөргән очкычларга карап, эх, бер җилләнеп кайтасы иде, дип уйлый идем. Туган көнемә кызым шундый бүләк ясады. Ниләр кичергәнемне сүз белән аңлатып бетерә торган түгел, — дип сөйләгән Флюра әби Азнакайның «Маяк» газетасына.

Флюра әби үзе Чиләбедә яши икән. Азнакайны ул бик яраткан, өстән матур булып урманнар, парклар ачылды, ди ул.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар